Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Кайбыч терлекчеләре хезмәтен югары бәяләде

Бүген Буа районының "Авангард" агрофирмасының "Кайбыч" филиалында Иделаръягы зонасы районнары хуҗалыкларының терлекчелек белгечләре катнашында киңәшмә узды. Анда безнең район белгечләре дә катнашты.

Малларны уңышлы кышлату, киләсе кышлату чоры өчен җитәрлек күләмдә, югары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә багышланган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов республикада беренче кварталда терлекчелек продуктлары җитештерүгә анализ ясады.

Бу вакыт аралыгында малларның баш санын арттыруга ирешкән Кайбыч районы терлекчеләре тырыш хезмәте уңай яктан бәяләнде. Министр урынбасары быел терлек азыгы хәзерләү чорында сыйфатка зур игътибар биреләчәгенә басым ясады. Хөкүмәт югары сыйфат белән хәзерләнгән терлек азыгы өчен генә субсидия түләнәчәк. Шуңа күрә, игенче- механизаторларга бу чорда сыйфатлы азык хәзерләүгә аеруча зур игътибар бирергә туры киләчәк. Узган көздә ел ярымга җитәрлек азык хәзерләнде дисәләр дә, кайбер хуҗалыклар хәзер терлек азыгына кытлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Кайбыч терлекчеләре хезмәтен югары бәяләде