Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Йолдызлык” – яңа талантларга юл ача”

Бүген безнең районның "Йолдызлык" фестивалендә актив катнашучы сәләтле балалары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең иң шәп тавышлы кызы Динә Гарипованы якыннан күрү бәхетенә ирештеләр.

"Йолдызлык" ХIII ачык республика яшьләр фестиваленең Яшел Үзән районының Карамалы Тау (Нижние Вязовые) бистәсендә узган сайлап алу турына бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Биредә "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән иң зур мәдәният йортын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Яшел Үзән, Югары Ослан, Кайбыч, Апас районнарының да яшь талантлары чакырылган иде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында болай диде:

- Яңа ачылган әлеге мәдәният йорты сәхнәсендә иң беренче булып балалар - "Йолдызлык" фестивалендә катнашучылар чыгыш ясый. Безнең республикада талантлы яшьләр күп, моның шулай икәнлеген әле күптән түгел генә Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина раслады. Республиканың иҗади мөмкинлекләре югары, ә "Йолдызлык" яңа талантларга юл ача. Бу фестиваль - Татарстандагы иң уңышлы проектларның берсе.

Яшь тамашачылар "Голос" телевизион проектында җиңүче Динә Гарипованы алкышларга күмде, ул туган телебездә "Кыр казлары" җырын башкарды. Динә, әлеге җырны башкарып, мәктәптә укыган елларында 2008 елда "Йолдызлык"та беренче урынны яулаган.

"Йолдызлык" фестиваленең бүгенге сайлап алу туры районыбыз укучыларына зур җиңүләр китерде. Анда Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының "Авыл дэнс" бию коллективы беренче урынны яулады. Әлеге мәктәптә белем алучы Лилия Шамилева белән Инзилә Вәлиуллина, халкыбыз җырларын югары дәрәҗәдә башкарып, шулай ук беренче урынга чыкты. Иске Чәчкаб мәктәбеннән Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов, Бәрлебашы мәктәбеннән Фирүзә Мусина белән Адилә Гыйбадуллина "Конферанс" номинациясендә шулай ук беренчелекне яулады. Бу номинациядә Олы Кайбыч мәктәбеннән Ильвина Җәләлиева - икенче урында. Бу мәктәптән Камилә Сафиуллина "Вокал-соло" номинациясендә үз яшьтәшләре арасында икенче урынны яулады. Аларның чыгышын "Йолдызлык"фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, фестивальнең жюри рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстры Раилә Гарипова һәм башкалар бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык”