Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тротуар кем өчен?

Кайбыч район электр элемтәсе узелы бинасы янында автомобильләргә туктауны тыйган юл билгесе узган елда ук куелган иде. Быел шул ук бинаның алгы ягына машина кую парковкасы да ясалды. Болар барысы да машина һәм җәяүлеләр юлын ике яклап тезелгән транспорт чараларыннан бушату өчен эшләнде. Тик файдасы - ташка үлчим.

Беркөн иртән, юл хәрәкәте аеруча тыгыз булганда, машина җәяүлене чак кына бәрдерми калды. Брусчатка җәелгән җәяүлеләр юлында тар сукмак кына калган, аны тротуар дияргә тел әйләнми. Ул машина юлына әверелгән. Машиналарны тротуар өстендә калдырган машина йөртүчеләр җәяүлеләргә башка чара калдырмый - алар машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Машина хуҗалары юл билгеләрен аерырга кайчан өйрәнер, дигән сорау һавада эленеп кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тротуар

2
X