Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туңга сөрү туңга калмасын

Район хуҗалыкларында туңга сөрү оешкан төстә бара. 6 сентябрьдә "Заволжье" җәмгыятенең Федоровское филиалы кырында, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

Җәмгыятьнең баш агрономы Илнур Сәлахов әйтүенчә, биредә эшкәртеләсе мәйдан 8000 гектар тәшкил итә. Шуның 1770 гектарын туңга сөрәсе (350гектары сөрелгән), 6300 гектары өстән генә эшкәртәсе бар (3200 гектары эшкәртелгән). Киңәшмә үткәрелгән кыр 700 гектар мәйданны били. Анда өч "Класс- Атлас" тракторына тагылган "Лимкен" немец сабаны белән Алексей Алексеев, Алмаз Җамалетдинов, Сергей Петров туңга сөрәләр. Бер сменада егетләр 35 - 40 гектар мәйданда эш башкаралар. Эш башыннан 70 гектардан артык җир сөрелгән.

Киңәшмәне алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урып- җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгулары өчен агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Яңгырлар аркасында көзге чәчү сузылды, район башлыгы аны 10 сентябрьгә, туңга сөрүне 1 октябрьгә кадәр төгәлләү бурычын куйды.

-- Закирав исемендәге хуҗалыкта өч иске "ДОН- 15002 комбайны гына булса да, алар өзеклекләрсез урып- җыюны башкарып чыктылар. Хәзер туңга сөрүне әйбәт кенә алып баралар. Кыскасы, эшләре оешкан төстә бара, алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк,-- диде Альберт Илгизәрович хуҗалык эшенә бәя биреп.

Район башлыгы агрофирмаларда, хуҗалыкларда көзге чәчү барышына тулы анализ яасды. Яшел конвейерга арыш чәчкән хуҗалыкларның сөт җитештерүдә отачагына басым ясады. Шулай ук, терлек азыгы хәзерләү, күпьеллык үләннәрне уру, туфрак эшкәртү мәсьәләләренә тукталды. Аның әйтүенчә, туфракны БДМ агрегаты белән эшкәртеп мул уңыш үстереп булмый. Туфрак 25 сантиметр тирәнлектә эшкәртелергә тиеш. Ул шулай ук, терлекчелек объектларында ремонт эшләрен төгәлләү, ферма тирәләрен тирестәр арындыру кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туңга сөрү “Заволжье” җәмгыятенең Федоровское филиалы