Төзүчеләр көне белән!
12 августта Россиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин изге теләкләрен юллый. Котлауда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле төзүчеләребез! Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә уңайлы, матур йортлар сафка баса, сез төзегән биналар гүзәллеге белән шаккаттыра, салган юллар халыкка хезмәт итә. Җәмгыятьнең һәр өлкәсе дә төзелеш белән бәйле. Төзүченең эше сыйфатлы булса, киләчәгебезнең имин булачагына ышаныч арта. Кайбычыбызны тагын да гүзәлрәк итү максатына йөз тотып эшләвегез өчен рәхмәтлебез. Иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, хезмәт уңышлары телим!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев