Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучылар олимпиаданы сәламли

5 декабрьдә район үзәк мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Безнең олимпиада сәламе!" дип аталган сәламәтлек театры бәйгесе үтте.

Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, олимпия хәрәкәтенең тарихын өйрәнү, балаларны үзешчән сәнгатькә тарту максатында оештырылды.

Мәктәпләрдәге сәламәтлек театрларының IX республика бәйгесе кысаларында "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән бу бәйгедә районның ундүрт мәктәбе командасы катнашты. Ярыш шартлары буенча укучылар мәктәпләр башлангыч, урта, өлкән класслардан командалар алып килергә, әлеге ярышка укучыларның ата- аналарын да тартырга тиешләр иде. Бу шартны бары Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе генә үтәгән иде. Алар өч команда алып килгән, әти-әниләре дә читтә калмаган.

Сәламәтлек театрының төп темасы - Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге Универсиада һәм Сочидагы 2014 елгы кышкы Олимпиада иде. Һәр мәктәп командасы төрле әкиятләргә, мультфильмнарга нигезләнеп, 20 минутлык чыгыш әзерләгән.

Башлангыч класслар укучылары командалары арасында Иске Чәчкаб төп мәктәбе командасының чыгышын тамашачылар яратып карады. Беренче урын яулаулары- иҗади хезмәтләренең нәтиҗәсе. Алар сәхнәне дә матур итеп бизәгәннәр, һәр катнашучыга кирәкле киемнәрне дә булдырганнар, балалар сәхнәдә үзләрен иркен тота. Әкият геройларының һәркайсы үз ролен оста башкарды. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина рәислегендәге жюри җиңүне бертавыштан аларга бирде. Олы Кайбыч урта мәктәбенең Асия Шакирова җитәкләгән беренче класс укучылары да, оста булуларын күрсәтеп, икенче урынга чыкты. Алар чыгышларын Габдулла Тукайның "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләренә нигезләнеп әзерләгән. Ульянково мәктәбе укучылар командасына өченче урын бирелде.

Уртанчы класслар командалары арасында да бәйге кискен барды. Бу яшьтәге командалар арасында Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләре укучылары беренче урынга чыкты. Икенче- өченче урыннарны Борындык һәм Мөрәле мәктәпләре командалары бүлеште.

Югары класс укучылары командалары арасында да Олы Кайбыч мәктәбе җиңү яулады. Алар үз чыгышларында вакыт машинасы ярдәмендә узган гасырларга сәяхәт иттеләр. Жюри икенче урынны Зур Подберезье мәктәбе укучылары командасына бирде. Бу номинациядә башка командалар катнашмады. Призлы урыннарга чыккан барлык командаларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр, ә бәйгедә катнашкан башка командаларга сертификатлар тапшырылды. Җиңүче Бәрлебашы командасы республика күләмендә үтәчәк сәламәтлек театры бәйгесендә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек театры бәйгесе

2
X