Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар көне уңаеннан Кайбычта бәйрәм концерты узды

- Иптәшләр! Бүгенге таләпләр буенча укытучы булу - гаять катлаулы эш. Яңа программа, яңа закон һәрберебездән зур җаваплылык сорый. Безнең бурыч - һәр балага шәхес буларак якын килеп укыту, сәләтен үстерү, - дип, сүзен башлады мәгариф бүлеге мөдире чираттагы директорлар киңәшмәсен. Мәктәп директорлары да берсүзсез килеште.

Мәгариф хезмәткәрләренең укытучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты әнә шундый эш атмосферасында башланып китте. "Боларның бәйрәм итәргә вакыты юк, эштән бушамыйлар икән", - дип уйларга өлгермәдек, сәхнәгә алып баручылар - мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова белән Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең яшь укытучысы Фәнил Зиннуров чыкты. Укытучылык эшенең асылы турында күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде алар. Сүз уңаеннан, сценарий авторлары - район мәгариф бүлеге белгечләре Марина Русова һәм Ландыш Зиядиева шушы һөнәрнең никадәр җаваплы, мөһим, катлаулы, шул ук вакытта кызыклы да булуын сәхнәдән күрсәтүне максат итеп куйган.

- Сез хөрмәткә, мактауга лаек, гаять җитди эш башкарасыз. Шуңа күрә сезнең алда баш иябез, иң матур теләкләребезне юллыйбыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау чыгышында. Зур Подберезье урта мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимеровага бүләкнең иң кәттәсе - автобус ачкычы тапшырды. Мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча республикада җиңү яулаган мәктәпнең автобусы да өр-яңа булырга тиеш шул.

Укытучы һәрьяктан камиллеккә, иҗатка омтыла. Баксаң, алар арасында җырчылар, менә дигән артистлар бихисап икән! Татьяна Челнокова белән Татьяна Пантелеева (Ульянково мәктәбе), Гөлнара Хәйруллина (Борындык мәктәбе), Айгөл Кадыйрова (Кошман), Людмила Федотова (Олы Кайбыч), Ландыш Зиядиева, Марина Русова (мәгариф бүлеге), Гөлназ Гыйбадиева (Олы Тәрбит балалар бакчасы), Рамил Гарәфиев (Борындык), Илүсә Карипованың җырлавын ("ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге), Иске Чәчкаб мәктәбенең укытучылар коллективы башкаруындагы "Яратыгыз!" җырын тамашачылар алкышларга күмде. Федоровское мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллинаның татар биюе, Иске Тәрбит укытучылары башкаруындагы чуваш биюе, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина башкаруындагы чегән биюе дә алкышларга күмелде. Борындык һәм Кече Мәме укытучылары "Әби белән оныклары" дигән кызыклы тамаша күрсәтте, Мөрәле укытучысы Фрат Җиһаншинның юмористик чыгышына беркем дә битараф кала алмады. Бер сүз белән әйткәндә, көлдерделәр дә, моңландырдылар да, юаттылар да укытучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укытучылар көне уңаеннан Кайбычта бәйрәм концерты узды