Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянково балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры боерыгы нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә әти-әниләргә өстәмә компенсация түләүгә бәйле рәвештә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, балалар бакчаларына барып, документлар кабул итә.

Ульянково авылы балалар бакчасында узган шундый чираттагы кабул итүдә газетабыз хәбәрчесе Фәридә Нигъмәтҗанова да катнашты. Максаты - әти-әниләр белән аралашып, яңалыкка карашларын ачыклау. Ульянковода бакчага 13 сабый йөри, 11енең әти-әнисе документлар тапшырырга килгән иде. Балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы тәрбияче Елена Скворцова әйтү­енчә, өстәмә республика компенсациясенә барысы да дәгъва итә.

- Җыелышка килгәч, түләү тәртибен аңлатканнар иде инде. Ул адреслы һәм дифференсация­ләнгән. Бер генә гаиләдә дә гаилә әгъзасына керем 10 мең сумнан артмый, шуңа күрә өстәмә компенсация һәр гаиләгә дә түләнәчәк дип саныйм, - ди Елена Николаевна.

Ул шушы системада әле ике ел гына эшли, моңарчы башлангыч сыйныфларда укыткан. Мәктәпкәчә тәрбияне "Бишектән мәктәпкәчә" программасы буенча алып бара, чөнки сабый чактан ук мәктәпкә әзерлек алып баруны хуп күрә.

Биш бала анасы булган Наталья Шаландина болай диде:

- Игезәкләр мәктәптә укый, алты һәм ике яшь­тәге ике балабыз бакчага йөри, кечкенәбезгә әле өч ай гына. Әтиебез берүзе эшли, күргәнегезчә, алтыбызны да ул тәэмин итә. Бер кешегә керем 10 мең сумнан артмый, билгеле. Өстәмә компенсация булыр, дип өметләнәбез, әлегәчә күпбалалы гаиләләргә каралган федераль ташламалардан файдалана идек. Бакча өчен түләнгән акчаның 70 проценты кире кайта иде, бүген документлар алып килдем, яңа закон буенча компенсация күпме булыр - әлегә билгесез.

- Өч бала үстерәбез, ирем белән икебез дә эшлибез. Җиде мең хезмәт хакы алып, 2300 сумын бакчага түләсәк, нинди акчага яшәрбез икән? Компенсация күпме буласын әлегә белмибез, күбрәк түләргә туры килсә, бала бакчага йөри алмаячак. Кызганыч, чөнки бакча - белем алуның беренче баскычы, сабый анда аралаша, сәләтләре ачыла, - дип саный Фатыйма Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково балалар бакчасында әтиәниләр җыелышы узды