Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянково һәм Зур Подберезье мәктәпләреннән биш укучы Кырымда ял итә

Зур Подберезье урта мәктәбендә эшләүче җәйге лагерьга баргач, төшке аш вакытына туры килдек.

Ял лагерена йөрүчеләрне әбәткә алып кергәннәр, ә хезмәт һәм ял лагерендагылар суган түтәллә­рен утый, урамдагы чүп үлән­нәрен чаба иде. Ашханәдә тәмле аш исе таралган, балалар, елмаешып, табын артында сыйланып утыра. Яшелчә салатын, беренчегә бирел­гән итле ашны, аннан соң сөттә пешкән дөге бот­касын ялт иттереп куй­гач, ике-өч бала, тә­линкәләрен тотып, кабат пешекчеләр янына барып басты. "Ашагыз, аша, балакайлар", - дип тагын ботка салгач, авызлары ерылды.

- Ял итүчеләр арасында төрле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләре бар шул. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдән килүчеләре дә, әти-әниләре эчкечелек белән шөгыльләнүчеләре дә. Соңгыларының балаларының туйганчы ашавына бик исләре китми. Аларның ашханәдә шулай аппетит белән тәмләп сыйлануларына чын кү­ңе­лемнән сөенәм. Андый гаиләләрдә үсүче балаларны лагерьга беренче чиратта алабыз. Ә ашау-эчү бездә чыннан да бик әйбәт, пешекчеләребез дә уңган. Суыткычлар ит бе­лән тулган, продукция җи­тәрлек, табыннан яшелчә, җиләк-җимеш өзелми. Хөкүмәт балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирә, - диде мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова.

"Улыбка" лагеренда 45 бала ял итә. Һәр көн­нә­ре төрле чараларга бай. Лагерь начальнигы Алевтина Денисова, вожатыйлары Любовь Горбунова, Лариса Камышова, Любовь Кошкина, Лилия Полякова нинди генә бәйге-уеннар оештырмый алар өчен. Спортка да зур игьтибар бирелә. Әле менә бу атнада Апастагы Боз сараена барып, тимераякта шуып кайтканнар.

- Лагерьда охшыймы соң? - дигән сорвыма Света, Сережа, Маша бертавыштан диярлек: "Әл­бәт­тә. Безнең хәтта өйгә дә кайтасыбыз килми", - дип җавап бирделәр.

Хезмәт һәм ял лагерендагыгыларга да күңелсез түгел. Бу челләдә кемнең бакчада чүп утыйсы, су сибәсе, кычыткан чабасы килсен инде диярсез. Әмма Зур Подберезье мәктәбе укучылары эштән курка торганнардан түгел. Иң күп яшелчә, җиләк-җимеш, кышлыкка банка-банка салатлар әзерләүче, кәбестә тозлаучы мәктәпләрнең берсендә белем алалар алар. Шу­ңа да уку елы әй­ләнәсе табыннарыннан витаминлы ризыклар бер дә өзел­ми. Үзлә­рен­нән артып калганны яр­мин­кәләрдә дә саталар да әле. Лагерь начальнигы Наталья Кувшинова укучылар хезмәтеннән канәгать. Кристина, Ася, Анастасия, Артур, Артемнар әнә шулай хез­мәт чыныгуы ала монда.

Баланы кайда ял иттерергә?

Җәйге каникуллар вакытында һәр ата-ананы бор­чыйдыр бу сорау. "ЭКО" мәктәптән тыш эш­ләр үзәге директоры Венера Сафиуллина хәбәр иткәнчә, укучыларга ял итү мөмкинлекләре зур. Райондагы көндезге 15 ял лагеренда 360, ә алты хезмәт һәм ял лагеренда 105 укучы ял белән хезмәтне бергә алып бара. Икенче сменада Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктә­бендә ике лагерь эшләячәк, анда 60 баланың ял итүе көтелә. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бик­бова исәптә торучыларның ялын оеш­тыруга, эшкә урнаштыруга җитди әһәмият бирелүен билгеләп узды. Аларны июльдә Лаешта палаталы лагерь да көтә. Яшел Үзән районындагы «Чайка» стационар лагеренда беренче сменада сигез укучы ял итте. Сез дә балагызның шунда ял итүен телисез икән, мәктәп дирекциясенә мөрә­җәгать итә аласыз. Бу лагерьда 18 июльдән спорт юнәлешендәге 21 көнлек смена эшли башлый, анда безнең районнан 20 укучыны кө­тәләр. 9 августтан исә Кайбыч районыннан 42 баланы кабул итә­чәкләр. Лагерьга юллама бәясенә килгәндә, аның 13 процентын гына ата-аналар түли. Рес­пуб­лика бәй­ге­ләре җиңүче­ләре - Олы Кайбыч мәк­тә­беннән Динара Аллабердина, Кошманнан Чул­пан Гарифуллина, Иске Тәрбиттән Мария Зайцева хәзерге вакытта "Мирас" проофильле сменада Кара диңгез буенда ял итә. Ульянково, Зур Подберезье мәктәпләреннән биш укучы 19 июнь­нән Кырымга сәләтле балалар өчен оештырылган сәнгать-эстетик юнәлешендәге лагерьга китте. Укучылар җәйге каникуллар вакытында Апастагы "Свияга+" лагеренда да сәламәтлекләрен ныгыта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково һәм Зур Подберезье мәктәпләреннән биш укучы Кырымда ял итә