Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянково мәктәбендә “Табигать фәннәре дөньясында” дип исемләнгән шаяннар һәм тапкырлар клубының уен-бәйгесе узды

Без барыбыз да табигать балалары. Табигать дигәч, иң элек күз алдыбызга Җир-Анабызның саф сулы чишмәләре, тирән күлләре, елгалары, иген кырлары һәм куе урманнары килеп баса. 2017 елның гыйнварына республикада урманнарның гомуми мәйданы 1,27 миллион гектарны тәшкил итә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Халыкара урман көнен бөтендөнья күләмендә быел бишенче тапкыр билгеләп...

Халыкара урман көне уңаеннан Ульянково мәктәбендә "Табигать фәннәре дөньясында" дип исемләнгән шаяннар һәм тапкырлар клубының уен- бәйгесе узды.
-Укучыларда табигатькә сакчыл карашны ничек тәрбияләргә? Алар экологик проблемаларга битараф булмасыннар өчен нинди үтемле чаралар үткәрергә? Районның химия, биология, география укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак, бөтен укучыларны берләштерә алырдай әлеге бәйгене тәкъдим иттем, мине укытучылар да хуплады. Шулай итеп, КВНга тукталдык. Былтыр ул бер фән буенча гына узса, быел киңрәк масштабта, табигать белеме фәннәре - химия, биология, географиядән үтә. Балалар -безнең киләчәк буын, шуңа да аларны кече яшьтән үк табигатьне сакларга өйрәтергә кирәк, - диде Федоровское мәктәбе директоры Ми­хаил Серяков.
Укучыларның уен-бәйгесенә Кайбыч урманчылыгы инженеры Елена Фирсова да чакырылган иде.
- Урманнар -безнең район­ның горурлыгы ул. Кайбыч имәннәренең даны әнә ничек еракларга таралган! Безнең урманчылыкка Балтай, Бәрлебашы, Урсак һәм Күгәй учас­токлары керә. Аннан башка, Федоровское, Чүти, Олы Кайбыч мәктәп­ләре базасында мәктәп урманчылыклары да бар. Укучылар безнең ярдәмчеләребез дә. Ел саен нарат күркәсе җыя­лар, питомникларда чүп утыйлар, агачлар утырталар. Мәктәп урманчылыгы башкарган игелекле эшләр елдан-ел арта бара, -диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп. -Шуны да әйтеп узасым килә, урманнар бик озак үсә ул. Мин укыган мәктәптә традиция буенча һәр чыгарылыш класс укучысы үз агачын утырта, ул урын чыгарылыш­лар аллеясы дип атала. Минем дә агачым үсә анда, күп еллар үтсә дә, ул әле ныгый гына башлады. Кеше тиз үсә, ә агачка күп еллар кирәк. Табигатебезне бергә саклыйк!
КВНда катнашучыларга экологиягә бәйле күп сорауларга җаваплар табарга туры килде. Аларның һәрберсе үзенең табигать белән тыгыз бәйләнештә булуын һәм аңа сак карарга кирәклеген яхшы белә. Капитаннар бәйгесендә беренчелекне яулаган Бәрлебашы мәктәбе укучысы Андрей Писаревның "Без булмасак, табигатьне кем саклар? дигән девизын күңелләребезгә салыйп куйыйк әле.
Олы Подберезье мәктәбе командасының плакаты аеруча матур ясалган иде. Безнең райондагы табигать һәйкәлләре турында бай мәгълүмат туплаганнар.
- Төбәк әһәмиятендәге андый табигать һәйкәлләре бездә өчәү. Шуларның берсе - Турминский дачасы. 56.5 гектарны тәшкил иткән дачадагы нарат, каен агачлары 140-150 еллар тирәсе элек утыртылган. "Кайбыч имәнлекләре" һәйкәле турында барыбыз да белә. Матур тыюлыкларның берсе безнең авыл янында, ул - ул Олы күл. Әлеге күл сакланучы табигый объектлар исәбенә кертелгән - 1978 елда бу сулык республиканың табигать һәйкәле дип танылган һәм ТР Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге карары нигезендә төбәкара әһәмияттәге һәйкәл дип санала. Барлык табигать һәйкәлләре дә үзләренә сакчыл караш таләп итә, - дип сөйләде команда капитаны Даниил Митрошкин.
- Сез барыгызда бүген җиңүчеләр. Без сезнең бу бәйге белән кызыксынуыгызны да күрдек. Димәк, юкка тырышмыйбыз, - диде бәйге җиңүчеләрен игълан иткәндә Михаил Серяков.
Җинүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянково мәктәбендә “Табигать фәннәре дөньясында” дип исемләнгән шаяннар һәм тапкырлар клубының уен...

2
X