Улянковода яшәүче 90 яшьлек Татьяна Марфина: “Кияүгә ап-ак ефәк күлмәк киеп чыктым”
Россия Президентының совет илен сугыш михнәтләреннән арындыруга керткән өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлавын әби-бабайлар гомер күрмәгән кадерле бүләктәй кабул итеп ала.
Ульянково авылында яшәүче 90 яшьлек Татьяна Марфина да үзенә атап язылган тәбрикләү хатындагы җылы сүзләрне шатлыклы күз яшьләре аша тыңлады. Үзе укый алмый инде хәзер, күзләре начар күрә. Анда язылган "Бөек Ватан сугышы вакытында барлык авырлыкларны, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, намус белән уздыгыз", дигән сүзләрне ишеткәч, бүлдереп, әйтеп куйды: "Сугыш башланганда миңа 19 яшь иде, әмма яшь дип тормадылар, бригадир итеп куйдылар. Тылда да фронт кебек иде бит, көнне-төнгә ялгап эшләдек тә эшләдек. Алабута ашап үскән буын без. Гомер буе физик хезмәт башкардым".
Тормышының кайбер хатирәләре хәтер сандыгында мәңгелеккә бикләнеп калган әбинең. Шулай да күп кенә сорауларыма төгәл итеп җавап бирә алды. Язмышы туган авылыннан аерылгысыз булган. Ульянковода туган, шунда гаилә корган, балалар үстергән, пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгән. Алтынчы классны тәмамлаганнан соң ук тормыш арбасына җигелә башлаган. Илгә Җиңү алып кайткан фронтовик Алексей Марфин белән гаилә кора. "Туйлар ясап тормагансыздыр инде, заманасы авыр булган бит", - дим әбигә.
- Туебыз ике көн булды әле, кияү ягында да, кәләш ягында да. Ап-ак ефәк күлмәк киеп чыктым кияүгә.
Пар канатлар булып яшәгән елларын гомеренең иң бәхетле чоры дип искә ала әби. Клуб мөдире булып эшләгән ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Авылның үрнәк гаиләсе булган алар. Булган дип үткән заманда сөйлим, чөнки Алексее 1976 елда ук вафат булган. Унбер ел элек тагын зур югалту кичерәләр: гаиләдә беренче булып туган кызлары Лидиянең гомере фаҗигале төстә өзелә. Белоруссиядә яшәгән кызы белән киявен трамвайдан төшеп, юл аша чыкканда "КамАЗ" бәрдереп китә... Калган балаларына гомерләр сорап, Ходайга ялвармаган көне юк ананың. Улы Юрий гаиләсе белән Украинада, кызы Нина Казанда яши. Төп нигездә төпчек улы Владимир калган. Без Владимир Марфинны озак еллар буена җитәкче урыннарда эшләгән шәхес буларак беләбез. Соңгы елларда район мәшгульлек үзәге белән җитәкчелек итте. Аның кешелеклелеге, хезмәт сөючәнлеге әти-әнисеннән килә, диделәр. Улы белән килене Светлана әниләрен яратып карыйлар, урын-җире пөхтә, өстәлләре тулы ризык.
Татьяна Марфинага Президент котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырырга килгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова бу гаиләгә бәхет теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев