Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянководан Нина Стерякова “Кайбыч таңнары” редакциясе уздырган чираттагы фотобәйгенең җиңүчесе булды

Газетабызның интернеттагы сайтында "Уңыш" темасына барган фотографияләр бәйгесе тәмамланды. Катнашучылар арасында иң күп тавышны Ульянководан Нина Стерякова җыйды һәм бүген без сезне аның белән якыннанрак таныштырабыз.

Өйгә килеп кергәч үк коридордагы тартма-тартма орлык суганга күз төште. Зур ләгәндәге чәчәк тамырлары-суганчалары да идән астына төшергәнне көтә. Бакчачының шул инде: җир өстен кар капласа да, эше бетми: бакчаң мул уңыш биреп, матурлык сирпеп торсын өчен, бөтен эшнең тәртибен белеп, барысын да үз вакытында башкарырга кирәк.

Без килгәндә Нина Александровна мәктәптән кайтып кына кергән иде әле. Әйе, укытучы ул. Менә инде кырык елга якын балаларга химия һәм биология фәннәрен укыта. Тумышы белән Арыслан авылыныкы. Педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, юллама белән шушы авылга җибәрәләр дә, тормышка чыгып, биредә төпләнеп кала. Ире Александр белән өч бала тәрбияләп үстерә. Ике кызы һәм улы шәһәрдә урнашкан. Ике оныгы - Лиза белән Кирилл да авылга кайтырга атлыгып кына тора. Тәтештә яшәүче сеңлесе Ольга да гел кайтып йөри. Без килгән көнне дә биредә иде. Апасы янында ул, гомумән, еш кунак. Җәем монда уза инде, бик рәхәт, ди. Серләшеп, киңәшеп, бергә-бергә вакытны күңелле уздыралар. Нина Стерякова бакчада ел саен мул уңыш үстерә. Аның да эш сезоны, бөтен бакчачыныкы кебек, февральдә башланып, кара көзгә кадәр дәвам итә. Уңыштан зарланмый, яратып тәрбияләгәч, вакытында су сибеп торгач, бөтен нәрсә уңган.

- Быел бигрәк тә кәбестә яхшы үсте. Берсен юри генә үлчәп караган идек - ун килограммга җитте. Карбызны да кая куеп бетергә белмәдек, бөтен веранда тулды, - ди.

Нина Александровна да баз тутырып банка яба. Кыш көне бар да ашала. Бөтенебезгә дә җитә, ди. Әле бакчасында үскәннән тыш, урман нигъмәтләрен дә җыярга вакыт таба. Безне ул искиткеч тәмле кәбестә, сап-сары ярмалы бәрәңге, усак гөмбәсе белән сыйлады.

Яшелчә-җимештән кала, Нина Стерякова чәчәкләр үстерергә ярата. Ул алар турында сәгатьләр буе бертуктаусыз сөйли ала. Аның бакчасын нинди генә чәчәк бизәми. Петуния, гибискус, кыңгырау гөлләре, дәлияләр, дельфиниум, рябчик, канәферләр... Безвременник дигән гөлне белми идем. Ул бөтен чәчәкләр дә атып беткәннән соң, иң соңгы булып, сентябрьдә чәчәк ата икән. Зәңгәр чәчәк атучы тәбәнәк кенә бу гаҗәеп гөлләрне Нина Александровна ноутбугыннан ачып күрсәтте. Чәчәкләрнең һәрберсен матур итеп аткан мәлендә фотога төшереп, компьютерга кертеп бара ул.

- Чәчәкләр бәйгесендә катнашсам да, җиңеп булмады, ә бәйгенең монысына алдан ук әзерләндем. Мәскәүдә, Ижауда яшәүче туганнар, таныш белешләр барысы да булышты. Яшелчәләрне үстерүгә караганда, фотога төшәсе күпкә авыр икән, - дип көлдерде ул безне.

Авылыбызда уңган бакчачылар күп, күршеләрем Еремеевлар, Раньжовлар да ни генә үстерми. Раиса Мареева барыбызны да уздыра. Нинди яңа сорт яшелчә яисә чәчәкне ишетә, беренче булып ул утырта. Бик күңелле, тату яшибез. Ульянковоның ветераннар Советы рәисе буларак, Нина Стерякова үз бакчасын гына түгел, авылны да ямьле итеп күрергә тели. Авылга кергән җиргә һәм Бөек Ватан сугышында башын салган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл янына матур-матур чәчәкләр утырту турында уйлый. Ул әле газетабызның гомерлек тугры юлдашы да. "Беркайчан язылмый калганым юк, райондагы бөтен яңалыкны "Кайбыч таңнары"ннан укып беләбез. Сайт та бик актив эшли, элек сирәгрәк керсәм, хәзер ачып карамаган көнем юк. Барыгызга да иң беренче чиратта үзебезнең газетага язылырга киңәш итәм, - диде ул.

Кәбестә рецептын, укучыларыбызга да җиткерербез дип, махсус сорап алдык. Ул бик тиз һәм җиңел әзерләнә.

Эмаль савытка, кат-кат итеп - ваграк кисәкләргә туралган кәбестә, уылган кишер, ваклап туралган сарымсак тутырырга, кызыл борыч сибәргә дә, өстенә маринад коярга. Авыр әйбер белән бастырып, ике көн өйдә тотарга һәм салкын урынга куярга. Банкаларга тутырсаң да, эмаль кастрюльдә сакласаң да ярый.

Маринад болай әзерләнә: краннан агызган 2 литр салкын суга 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы һәм 3 аш кашыгы уксус эссенциясе салып болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянководан Нина Стерякова “Кайбыч таңнары” редакциясе уздырган чираттагы фотобәйгенең җиңүчесе бул...