Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уналты авылны берләштергән “Гөбенә” дә хезмәт кешесен данлый беләләр: Сабантуенда да бүләкләрне мулдан өләштеләр

Халык теленә "Гөбенә" агрофирмасы булып кереп калган һәм хәзер "Ак барс Кайбыч"ның өченче филиалы дип аталып йөртелүче җәмгыятьнең Сабантуена бер килгән кешенең икенче елны да барасы гына килеп торадыр ул. Оештырылуы, бизәлеше, халкының күплеге, бүләкләре, уеннары белән район Сабантуеннан бер дә калышмый ул. Ямьле Гөбенә буендагы таллыклы зур мәйданда узучы...

Әмма халык иминлеге барысыннан да кадерлерәк. Мәйданга керә-керешкә ике яклап сәүдә рәтләре сузылган:азык-төлек тә, кием-салымы да, балаларга уенчыклары да җитәрлек, уңганнар иртәдән үк учак ягып шашлык пешерә башлаган. Җигүле атлар мәйдан әйләнергә әзерләнә. Бер кочак бала чага төягән ат хуҗасы белән танышам.
-Чүтидән Илсур Хәсәнов булам мин, ферма атлары карыйм. Бусы хатыным Дамира, ул да терлекчелектә эшли- сыерлар сава. Кызыбыз Гүзәл үзебезнең авылга кияүгә чыкты, Энҗе белән Ирек мәктәп яшендә генә әле. Барыбыз бергә шушы атка утырып килдек әле менә.
-Алмачуар атыгызны бигрәк матур бизәгәнсез. Ә ат үзе сизәмәме соң бәйрәмгә барасын?
-Минемчә, сизәдер. Юлда ашкынып чаптырып килде "Малыш"ыбыз. Атлар яратам мин, үз хуҗалыгымда да дүрт атым бар.
Иң матур бизәлгән атларга зур бүләкләр әзерләгәннәр- бер-берсе бишәр мең сумга якын торган ат сбруйлары өләштеләр.
Бу Сабантуенда өләштеләр дигән сүзне ешрак кулланасы килә. Хезмәт алдынгыларына да, көрәшчеләргә дә, уеннарда катнашучыларга да, ат чабышларында җиңүчеләргә дә бүләкләрне әй мулдан тараттылар да соң монда! Уналты авылны берләштергән җәмгыятьтнең уңган механизатор, терлекчеләре, белгечләренең кайсы "Ак Барс" холдингның медальләрен, кайсы район башлыгының, кайсы үз агорофирмалары әзерләгән Мактау кәгазьләре, бүләкләргә, акча салынган конвертларга лаек булды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның сәламнәрен җиткереп, сез районның икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез, алдынгыларның да алдынгылары монда җыелган, дип зур бәя бирде. Алдынгыларны агрохолдингтан килгән Иван Коновалов, җәмгыять директоры Юрий Осипов котлады.
Ат ярышларында гади "колхоз" атларын иярләгән Кыр Буасы егете Степан Поляков беренче килде. Нәселле атлар иярләүчеләрдән дә беренчелек Кыр Буасы егетендә- "Хи-Хоп" та уктай очып Николай Лебедев финиш сызыгын узды. Ә Сабантуйның абсолют батыры- Иске Тәрбиттән Артур Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уналты авылны берләштергән “Гөбенә” дә хезмәт кешесен данлый беләләр: Сабантуенда да бүләкләрне мулд...