Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада турында беләбезме?

Бөтендөнья җәйге уеннар башланырга ярты елдан да кимрәк вакыт калып бара. Моңарчы ишетелмәгән "Универсиада" сүзе телләрдән төшми. Билетлар инде сатуда, спорт объектларында кызу эш кайный, башкала кунакларны каршы алырга әзерләнә. "Ә сез уеннарга барырга җыенасызмы? Бу вакыйгага карата фикерегез нинди?" дигән сорау белән газетаның социаль челтәрдәге төркеме кулланучыларының фикерен ачыкларга...

15 гыйнварга барысы 71 кеше тавыш бирде. Аларның яртысы бу вакыйга турында хәбәрдар, әмма "вакыты җиткәч, күз күрер, бәлки, уеннарга барырмын," дигән фикердә. 18 кеше "булса да, булмаса да, барыбер" дип, сигез кеше Универсиаданың Казанга кирәге юк, дип саный. Тагын тугызы уеннарны карарга барырга тели, хәтта билет сатып алучылар да бар икән. Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз? Фикерләрегезне язып, kzori@rambler.ru адресына юллый аласыз.

Нәсибә Макарова: Казан кебек матур һәм бай тарихлы шәһәр мондый зур чараларны үткәрүгә, һичшиксез, лаек! Никадәр спорт объектлары төзелә, уеннарга башкалада тәр­тип урнашачак. Үзәктәге җимерек, иске биналарны төзекләндерәләр, базарны уңайлырак урынга кү­черәләр. Россиянең шундый гүзәл шәһәрендә үт­мәсә, тагын кайда уздырырга мөмкин булыр иде икән әле?

Вадим Моисеев, Федоровское урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы: Универсиада - Татарстан спорты өчен әһәмиятле вакыйга. "Рубин" стадионында узачак ачылу тантанасына мәктәптән спортта актив катнашучы укучылар җыелып барырга уйлыйбыз. Укытучыбыз Юрий Григорьев җи­тәк­челегендә берничә спорт төре белән берьюлы шөгыльләнәм. Әлегә берсен аерып сайлый ал­мыйм. Киләчәктә бу өл­кәдә һөнәр алырга да уем бар. Күптән түгел чаң­гы ярышында шәхси беренчелектә җиңдем, мәк­тәп командабыз да гел алдынгы урында. Физ­культура буенча район олимпиадасында дүр­тенче урынны яуладым. Минем кебек спорт яратучылар өчен Универсиада көтеп алынган, гомергә истә калырлык булачак, дип уйлыйм. Истәлеккә сувенирлар алырга кирәк, дип тә уйладык әле.

Лилия Хәйретдинова, Иске Чәчкаб төп мәк­тә­бенең башлангыч сый­ныфларда физкультура укытучысы:

Әлбәттә, барачакбыз! Татарстан спортында моннан да зур вакыйга булганы юк иде әле, минемчә. Тантананың ачылу, ябылу көннәренә барырга телим. Дуслар белән, бер төр­кем җыелып, волейбол ярышына барасыбыз килә. Универсиада сайтыннан бар мәгълү­матны табарга мөмкин, билетлар инде хәзер үк сатуда икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада