Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кайбычта яшәүчеләрне район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлады

Анда мондый юллар бар:

"Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим. 23 февраль - Россия Кораллы Көчләре һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, илебезнең патриоты булган, "Ватан", "бурыч" төшенчәләренә битараф калмаган һәрберебез өчен зур бәйрәм. Ватаныбыз тарихы - туып-үскән җиребезнеңбәйсезлеген һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлеген яклауга күп тапкырлар күтәрелгән Россия халкының героик елъязмасы ул. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, әти-бабаларыбызга, тыныч тормышта да кайнар нокталарда хезмәт иткән, армия мәктәбен узган барлык кыю ир-егетләргә, бүгенге көндә хезмәт итүче солдатларга, булачак ил сакчыларына иң изге теләкләремне юллыйм. Кайбыч егетләре беркайчан да солдат исеменә тап төшермәде һәм бу киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәрбарчабызга ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, уңышлар, алдагы көнгә ышаныч телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кайбычта яшәүчеләрне район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлады