Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар Советы оешуга – 25 ел

15 ноябрьдә Мәлки авылының күп функцияле үзәгендә Кайбыч районы ветераннар Советы оешуның 25 еллыгына багышланган конференция булды.

Анда барлык авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре, делегатлар, шулай ук муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина катнашты.

Конференцияне район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова алып барды. Анда Иске Тәрбит, Федоровское, Мәлки авыл җирлекләре ветераннар Советлары рәисләре үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Фатыйма Бикбова ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, район социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина ветераннарга медицина хезмәте күрсәтү хакында бәян итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, өлкән буын кешеләренә тирән рәхмәтен белдереп, районда барган төзелешләр, алда торган бурычларга тукталды, иң актив ветераннар Советы ветераннарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Соңыннан ветераннар һәм Мәлки авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт булды.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Мәлки