Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннарга йорт төзү – изге эш

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан саен, Мөрәле, Бәрлебашы, Зур Тәрбит, Мәлки авылларындагы ветераннар объектларында төзелеш активлаша бара.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарын якын арада яңа йортларга күчерү максатыннан аларга торакларны иртә яздан, кар ятканда ук төзи башладылар. Ветераннар үзләре дә бу көнне түземсезлек белән көтә. Мәлки авылында төзелеп килүче йорты янында мәш килгән сугыш ветераны Николай Александровның бәхетле йөзен, яшәү көче тулы күзләрен күргәч, күңел сөенә, кәеф күтәрелә. Төзелеш мәйданына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны Николай Александрович үзе каршы алды, йортка алып кереп, нинди төзелеш материаллары кулланулары, түбәне ничек ябулары турында сөйләде. Николай Александрович фронтка 1943 елда, 18 яше тулганчы ук киткән. Бронетранспортер шофер-механигы белгечлеген үзләштереп, Львов өлкәсенең Тернополь шәһәрендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Украина фронтының өченче танк гаскәрләре составында Польша, Чехословакия, Австрия шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Туган якларына бары 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайткан ул.

Ә менә Зур Тәрбит авылында яшәгән Георгий Казаковка шушы игелекле гамәлне күрү насыйп булмаган. Ул сугыштан бер аягын югалтып, 1944 елда ук кайткан. Кызганыч, 2004 елда Георгий Гаврилович бакый дөньяга күчкән, сугыштан соң үзе төзегән йорт янәшәсендә яңа, барлык уңайлыклары булган йорт төзелүен күрә алмый. Шушы йортта аның тормыш иптәше Александра белән кызы Маргарита яшәячәк. Урын өстендә ятучы әбекәй ак кирпечтән төзелгән йортны үз күзләре белән күрә алмаса да, төзелеш барышы белән кызы сөйләве буенча таныш.

Уңайлы, якты бүлмәләргә күченү көнен ул түземсезлек белән көтә. Урыны да дөрес сайланган - янәшәдә генә каты өслекле юл үтә, газ, су үткәрелгән. Альберт Илгизәрович подрядчы оешма вәкилләре, төзүчеләр белән аралашты, эшнең сыйфатына игътибарны арттыру һәм объектларны вакытында файдалануга тапшыру бурычын куйды. "Төзелеш материалларына кытлык булырга тиеш түгел, ветераннар иркен йортларда яшәргә лаеклы, хәлебездән килгәннең барысын да эшләү - безнең бурычыбыз",- диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннарга йорт Бөек Җиңү бәйрәме