Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветеринарлар кешелекне дәвалый

Кай­быч районының ветеринария берләшмәсенә дә ике "Нива" машинасы тапшырылды.

Берләшмә җитәкчесе Шә­риф Гатауллин әйтеп узганча, безнең районда да техника белән тәэмин ителеш начар булган, соңгы елларда яңа техника бөтенләй кайтмаган. "Нива"ның бер­се ундүрт авылга хез­мәт күрсәтүче Олы Кайбыч ветеринария участогына, икенчесе Зур Урсакка бирелде. Кырык елга якын мал табибы булып эшләүче Рифгать Сәлахов җитәкчелегендәге Зур Урсак участогына Борындык участогының да бер өлешен кушканнар. "Унбер авылга хезмәт күрсәтү өчен ми­ңа көненә 50 чакрым ара узарга кирәк", - ди ветеринариядәге озак еллар буена намуслы хезмәте өчен быел медальгә лаек булган Рифгать ага. 5 ноябрь көнне район башлыгы Җәүдәт Гаффаров ветеринарлар белән очрашып, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләде, яңа кайткан машиналардан сак һәм нә­ти­җәле файдаланырга кирәклеген әйтте. Якын арада ветеринария бер­ләшмә­лә­ренә яңа дезинфекция ясау машиналары һәм ветеринария врач­лары өчен махсус инструментлар кайтартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария берләшмәсе

2
X