Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Волонтерлар бергә җыелды

Бүген район үзәк мәдәният йортында волонтерлар конференциясе узды.

"Волонтер" сүзенә кыскача аңлатма биреп үтик. Әлеге сүз француз телендәге volontaire сүзеннән барлыкка килгән. Ул - "үз теләге белән ярдәм итүче кеше" дигәнне аңлата. "Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турындагы" РФ Федераль Законының 5 маддәсе нигезендә "Ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) - хәйрия эшчәнлеген түләүсез хезмәт формасында башкара торган гражданнар".

Конференциядә мәктәпләрнең югары класс укучылары, 135 нче Кайбыч һөнәр училищесы курсантлары катнашты. Аны "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы, районда волонтер хәрәкәте җитәкчесе Светлана Абросимова алып барды. Ул республикабызда волонтерлык хәрәкәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең "Форпост" хәрәкәте әгъзасы Диана Александрова эшчәнлекләре турында сөйләде.

Светлана Абросимова залдагыларны Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең "Игелек хәбәрчесе" дип аталган волонтерлар хәрәкәте командиры Крестина Дунаева белән таныштырды. Крестина әйтүенчә, биредә волонтерлык хәрәкәте агымдагы елның 24 апрелендә оешкан. Шул көнне теләге булган укучыларны волонтерлар хәрәкәте әгъзасы итеп кабул иткәннәр. Алар авылдагы ялгыз карт- карчыкларга төрле хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче карт- карчыклар янында еш булалар. Алар алдында концерт белән чыгыш ясыйлар, вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә булышалар.

Светлана Николаевна укучылар белән тест- тренинг үткәрде. Анда төрле мәктәпләрдән ун укучы катнашты, алар төрле сорауларга җавап бирделәр.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина үз чыгышында волонтерлар хәрәкәте турында сөйләп үтте.

--Халыкара иреклеләр көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1985 елның 5 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Ләкин, иреклеләр отрядлары аңа кадәр дә яшәп килгән. Мисал өчен Вөек Ватан сугышы чорында 12- 14 яшьлек пионерлар, 18 яше дә тулмаган комсомоллар үзләре теләп фронтка киткәннәр. Алар фашистлар тылында төрлечә көрәш алып барганнар, әйтик Украинадагы "Яшь гвардиячеләр" турында сез яхшы беләсез. Павлик Морозов, Валя Котик, Леня Голиков һәм башка Герой -пионерларны да хәтерлисездер. Алар партизаннар отрядларына төрлечә ярдәм иткәннәр. Аркадий Гайдарның "Тимур һәм аның командасы" әсәрен дә укыганыгыз бар. Совет власте чорында да тимурчылык отрядлары өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз карт- карчыкларга ярдәм иткән. Хәзергә кадәр дә районыбыз мәктәпләрендә тимурчылык отрядлары яшәп килде. Телевидениедән күргәнсездер, күптән түгел Мәскәү һәм Санкт - Петербург шәһәрләре арасында кар тоткынында калган авыр йөк автомобильләре шоферларына да волонтерлар ярдәмгә килде. Шулай ук Крымскта су басудан соң волонтерлар авылларны пычрактан арындыруда катнашты. Безнең район укучылары да бу эштән читтә калмый, "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Әкият" курчак театрына йөрүче Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары ел саен Яшел Үзән районының Норлат балалар йортына барып, ятимнәргә курчак театры күрсәтәләр, үзләре белән киемнәр, уенчыклар алып баралар. Алдагы тормышыгызда нинди генә һөнәр сайласагыз да, иң беренче чиратта кеше булып калыгыз! Киләчәктә районыбызның һәр мәктәбендә дә волонтерлар хәрәкәте киң җәелер дип ышанам, -- диде Венера Маратовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Волонтерлар