Яңа елның яңа гаиләсе
2013 елның беренче көннәрендә Кошман авылында яшәүче Вилдановлар гаиләсендә олы вакыйга булды - яңа гаиләгә нигез салынды.
Кияү Илдар Вилданов әйтүенчә, яшьләр 2012 елның февралендә үк - Гашыйклар көнендә танышкан, беренче күрүдә үк бер-берсен ошаткан булганнар. Кәләш тә газета укучыларыбызга яхшы таныш - Зур Урсак авылыннан Динә Биктаһирова. Эчтәлекле, образлы язмалары белән әледән-әле сөендереп тора ул безне. Яшьләргә чиксез бәхет, мәхәббәтле гомер, тән һәм җан сихәте, гаилә иминлеге телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев