Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа мәктәп – яңа мөмкинлекләр

Бүген, традицион август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре укыту-тәрбия процессында ирешкән нәтиҗәләр, мәгариф системасының бүгенге хәле хакында фикер алыша, йомгак ясый һәм киләчәккә планнар билгели.

Билгеле булганча, белем бирү - дәүләтнең иң мө­һим функцияләренең бер­се, мәгариф системасының эшчәнлеге актив, мак­сатчан, җаваплылык хисенә ия, бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда төрле рольләрне уңышлы башкаручы шәхес тәрбияләү­гә юнәлдерелгән. Моның өчен мәгариф системасы хезмәт базарының мән­фә­гатьләрен чагылдырырга, нәтиҗәле хезмәт­тәш­леккә җирлек тудырырга тиеш. Мәгариф җәм­гыятьнең үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.

Хәзерге этапта белем бирүнең сыйфаты академик белем бирү белән генә чикләнми, аны тәрбиялелек, гомумкешелек кыйммәтләренең формалашуы дәрәҗәсе кебек фак­торлар да билгели.

Заманча белем бирүнең максаты - җәмгыятьне модернизацияләү максатына йөз тоткан яңа мәгариф системасын формалаштыру.

Яңа мәктәп ул - үз фәнен яхшы белгән, һәр яңа­лык­ка ачык булган яңа укытучылар. Укытучының бурычы - балаларга ки­лә­чәкләрен бүген үк билгеләргә, мөстәкыйль, иҗа­ди, үзенә ышанган кеше булырга ярдәм итү. Шунысы шатлыклы, районда педагогик кадрларның белем бирү, квалификацион, яшь күрсәткечләре соңгы елларда үсеш кичерә. Дөрес, кадрлар бе­лән тәэмин итү мәсьә­ләсе, беренче чиратта, эшләүче педагогларның укыту нагрузкасын арттыру һәм өстәмә дәресләр бирү хисабына хәл ителә. Безнең мәктәпләрдә кадр­ларга кытлык бар. Инглиз теле, математика, информатика, физика укытучылары җитми.

2012-2013 нче уку елында өстәмә белем бирү системасы алдында да мөһим бурычлар тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзлә­ренчә, "мәктәп инфрастуктурасы балалар мәнфәгатен кайгыртырга, иҗади мөмкинлекләрен ачарга, уңышка ирешүче шәхес тәрбияләргә, киләчәктә аңлы рәвештә һөнәр сайларга әзерләргә тиеш".

Хөрмәтле укытучылар, киңәшмәдә катнашучылар! Сезнең алда мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү системасының эчтәлегенә яңалык кертү бурычы то­ра. Алар балалар һәм яшүсмерләрнең иҗа­ди мөмкинлекләрен үстерү һәм һө­нәр сайлау өчен шартлар тудыруга, мәк­тәп­тән тыш эшчәнлекне камилләштерүгә, заманча педагогик технология­ләрне кулланып, белем бирү учреждение­ләрендә куркынычсыз шартлар булдыруга юнәлтелә.

Киләсе ел куелган бурычыларны үтәү, максатларга ирешү, иҗади җиңүләр елы булсын дигән теләктә калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәсендә