Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа спорт мәйданчыгында беренче гол кертү хокукы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде

Федоровское һәм Колаңгы мәктәпләренең яшь спортчыларын бәхет басты: бу атнаның дүшәмбесендә аларда спорт мәйданчыкларын файдалануга тапшыру тантансы узды.

Спорт мәйданчыгына керә керешкә "Безнең республика- спорт яратучы төбәк", "Татарстан- зур көч" дип язылган лозунгларга күз төшә.Үзенең бадминтончылары белән дә дан тоткан Федоровское мәктәбе янындагы мәйдандагы яшел чирәмдә ап-ак футболкалы малай-кызлар тәгәрәшә. Җирдә шулай аунап, өсләре ничек пычранмый икән соң, дип уйлап якынрак килсәк, шаккаттык:чирәм дигәнең ясалма синтетик газон икән бит! Әйтерсең лә, зу-у-у-р яшел келәм җәйгәннәр! Укучылар аяк киемнәрен дә алыштырган. Киң мәйдан янындагы икенче мәйдан бераз кечерәк, анда бадминтончы кыз Катя Улитина иптәш кызлары белән туп уйный иде.


-Безнең мәктәптә шәһәрләрдәге кебек шундый шәп спорт мәйданчыгы ачылуга бик шатбыз -диде ул.- Монда спортның җәйге төрләре белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә була. Телисең икән футбол, мини-футбол, волейбол, баскетбол уйна. Нәниләргә балалар мәйданчыгы да бар.
Физкультура укытучылары Альбина Григорьева тантаны ачып җибәргәндә үк:
- Бу мәйданчык ГТО нормалары тапшыру өчен дә менә дигән база булачак. Президент Владимир Путин " Хезмәткә һәм оборонага әзерлән" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында"гы Указга кул куйды, бу эш бездә дә җанланып китәчәк,- диде.
Символик ал тасма киселгәннән соң, барысы да яңа спорт мәйданчыгына узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау чыгышында:
-Мондый спорт мәйданчыклары республиканың барлык районнарында да Татарстан Министрлар Кабинеты карары һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге инициативасы белән төзелде. Әнә шулай итеп, район, республика җитәкчелеге, партия яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Без Мәлки һәм Олы Подберезье мәктәпләрендә дә шундый обьектларны ачабыз. Аның төзелешенә республикадан да, җирле бюджеттан да акча бирелде. Бу мәйданны авыл кешеләре дә килеп карасын, спортка бөтен кешене дә тартырга кирәк.- Ә Федоровское мәктәбе чын мәгънәсендә спорт яратучы мәктәп. Алар районда гына түгел, республикада да үзләрен танытырга өлгерделәр инде. Аларның җиңүләре алда әле,- диде.
"Бердәм Россия" символикасы төшерелгән, артына "Без Президент командасыннан" дип язылган егет-кызлар кулында Россия, Татарстан, партия байраклары җилферди. Яшь гвардиячеләр тантананың үзәгендә кайнады. Мәйданга мәктәпнең барлык спортчылары- футболчылар, бадминтончылар, волейболчылар чакырылды. Аларның чыгышы тантанага ямь өстәде.
Колаңгыдагы спорт мәйданчыгында да безне спорт яратучы укучылар, ата-аналар, укытучылар, авыл халкы каршы алды. Мини-футбол кырында беренче гол кертү хокукы исә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Ул тупка да үзенең истәлек язуын калдырды. Тантандан соң анда Колаңгы һәм Олы Урсак мәктәпләре укучылары футбол уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа спорт мәйданчыгында беренче гол кертү хокукы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде