Яңа йорт авылга ямь бирә
Бортас авылында Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган тормыш иптәше Әлфия апа Насыйбуллинага йорт төзелүе хакында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. 8 декабрьдә әлеге торак йортны файдалануга тапшырдылар.
Әлфия апаның шатлыгын уртаклашырга муниципаль район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, йортны төзегән "Алтаир-1" төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Миначев, төзелешне алып барган бригада прорабы Рәиф Гобәев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Тамара Алексеева килгән иде.
- Авыр сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, тылда җиңү якынайткан ветераннарга игътибар артуы шатлыклы күренеш. Аларның торак шартларын яхшырту буенча федераль программа нигезендә районда һәр авыл саен диярлек йортлар төзелде. Әлеге йортны сез Сәмигулла бабайның зур бүләге итеп кабул итегез. Биредә һәрвакыт тынычлык, татулык хөкем сөрсен. Шушы нигезнең рәхәтен күреп, балаларыгыз, оныкларыгыз кайгыртуын, хөрмәтен тоеп озак еллар яшәргә язсын, - диде район башлыгы Әлфия апага бүләген тапшырып.
Ул шулай ук төзелешне алып барган "Алтаир-1" оешмасы җитәкчесе Ринат Миначевка, бригада прорабы Рәиф Гобәевкә Рәхмәт хатлары тапшырды. Төзүчеләр дә, авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы да өй туена бүләкләр белән килгән иде. Алар да яңа йорт хуҗасына изге теләкләрен җиткерде.
- Мине шул кадәр зурлап, шатлыгымны уртаклашырга бүләкләр белән килгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук өлкәннәргә карата кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен илебез җитәкчеләренә дә рәхмәтем зур. Ходай Тәгалә үзегезгә дә озын гомерләр, тыныч тормышлар бирсен, - диде Әлфия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев