Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Яңа юл" хуҗалыгының ындыр табагында эшнең кызган чагы

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Ындыр табагында эшләүчеләр дә уракка үзләренең бәяләп бетергесез зур өлешен кертә. "Яңа юл" хуҗалыгының ындыр табагында да эшнең кызган чагы. Шүширмәгә баргач, аларның хәлләрен белешеп чыгасы иттек.

Ындыр табагы мөдире Илсөяр Тимершина әйтүенчә, эш ике сменада оештырылган. Без килгәндә Әлфия Насыйрова, Дания Җамалова, Гөлсинә Садыйкова кырдан кайткан ашлыкны чистарту белән мәшгуль иде. Бухгалтерия кызлары Илсөя Насыйрова, Ләйсән Тимершина, Рамилә Насыйрова да биредә. Шофер Зөфәр Зәйнуллин алар төягән ашлыкны складларга ташый, Талия Шәйхуллина үлчи. Иген чистарту машиналарын Айдар Бикчәнтәев белән Илшат Әдиятуллин эшләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев