Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңартылган мәдәният йорты

Районда капиталь ремонт ясалып, файдалануга тапшырылган объектлар саны тагын артты. Бүген ремонттан соң Мөрәле авыл клубы ачылды.

Замана таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Газимагомед Магомедов, "Алтаир- 1" җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе Ринат Миначев, шул ук җәмгыять прорабы Рәиф Гобәев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин, Мөрәле төп мәктәбе директоры Лилия Минһаҗева катнашты.

Ремонтланган мәдәният йортын, шунда ук урнашкан авыл җирлеген, фельдшер- акушерлык пунктын, полиция участок уполномоченные бүлмәсен карап чыкканнан соң, район башлыгы төзүчеләр эшенә югары бәя бирде. Ул Ринат Миначев белән Рәиф Гобәевка, ремонт эшләре барышында зур тырышлык күрсәткән Ринат Зиннәтуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңартылган мәдәният йорты