Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ябалакта авыл җыены

Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина үзенең отчет чыгышында хәзерге вакытта Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче егетләр турында да искә алды, аларның әти-әниләренә рәхмәтен белдерде. Шунда Маруся әби урыннан гына: ә менә алар авылга кайткач нишләрләр соң, эш юк бит. Эшсезләрнең күбесе пенсионер әти-әнисенең пенсиясенә өмет итеп ята, - дип...

Мөслимә Фәритовнаның әбигә җавабы бер булды: теләгән кешегә эш бар ул, аның өчен хезмәтне яратырга кирәк. Сүзен раслап, мисаллар да китерде. Әнә Ябалакта ялгызы гына яшәүче Сергей Калистратов тана, дуңгызлар асрый, абыйсы исә, казлар үстереп, аларны сатудан 250 мең сумлык керем алган. Мондый мисаллар авыл җирлегендә җитәрлек. Шәхси хуҗалыкларда 2011 елда мө­гезле эре терлекләрнең баш саны 238 булса, был­тыр алар 260 ка җиткән, кош-корт асраучылар, умартачылык бе­лән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Авыл халкының былтыр гына да дүрт миллион сумнан артыграк суммага ташламлы кредитлар алуы да күп нәрсә турында сөйли. Полициянең участок уполномоченные Алек­сандр Куликов та шул фи­кердә: теләгән кеше эш таба ул, ә аракы эчеп, 50 сум акча теләнеп йөрми. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлектә социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр булуын да эчкечелеккә бәй­ләде, сабыйларны, әти-әниле булып та, балалар йортларына, приютларга җибәрергә мәҗ­бүр булуларына борчылуын белдерде.

Әлеге җыелышта муниципалитет җитәкчесе белән бергә аның урынбасары Рәмис Хәялиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова, район почта бү­леге начальнигы Гөл­сәрия Галиәскәрова да катнашты. Альберт Илгизәрович әйтеп узганча, дүрт авылны берләштергән әлеге җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр шактый күп. Алар тормышның төрле өлкәләренә кагыла. Ае­рым алганда, дүрт авылның берсендә дә балалар бакчасы юк, Бәрлебашында утыз еллар элек төзел­гән мәктәптә быел капиталь ремонт башларга, ае­рым спорт залы төзергә җыеналар. Әмма үзе укыган мәктәптә спортның сүлпән булуыннан риза түгел район башлыгы. Морза Бәрлебашы белән Бәрлебашы арасында федераль программа буенча юл төзелеше башланачак, подрядчы оешма инде билгеләнгән. Ә Ябалакта юл төзелүе өчен халык җитәкчелеккә рәхмәтле. Кече Кайбычта Үзәк урамда каты өслекле юл салынган. Ябалак авылы эчендәге кү­перне ремонтларга кирәк. Киләчәктә Бәрлебашында клуб төзү планлаштырыла. Район башлыгы халыкны районда быел һәм якын килә­чәктә башкарылачак эш планы белән дә таныштырды.

Җыелышта чыгыш ясаучылар күтәргән иң зур проблемаларның берсе - авылларның чисталыгы. Полициянең участок уполномоченные Александр Куликов отчет чыгышында бу юнәлештә административ таләпләрнең катгыйлануын әйтеп узды.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев салымнар җыю күрсәткеченнән канәгать булмавын белдерде, югыйсә ул салымнар авыл җирлеге бюджетында ка­ла. "Альберт Илгизә­рович үзе шу­шы төбәктән, Бәрлебашыннан. Район башлыгы булып эшләү дәверендәге кыска гына вакыт эчендә туган төбә­ге­безне үстерү буенча гаять зур эшләр башкарды. Шул ук вакытта Ябалак авыл җир­легендә дә. Ди­мәк, сез дә җаваплылык тоеп эш­ләргә тиеш", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ябалак авыл җирлеге