Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ябалакта плотина ачылды

Бүген Ябалак авылы янында Татарстан Республикасы Президентының "Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау" программасы нигезендә төзелгән плотина файдалануга тапшырылды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы заказы буенча төзелгән бу плотинада төзелеш эшләрен Буа шәһәренең "Гидросервис" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең төзү бригадасы башкарган. Әлеге объект өчен республика бюджетыннан 1миллион 760 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш участогы начальнигы Ленар Низамов җитәкчелегендәге сигез кешелек бригада төзү эшләрен сентябрьдә башлаган. "Татмилводхоз" федераль дәүләт бюджет учреждениесе директорының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Сәлахов әйтүенчә, алар бу плотинада задвижкаларны, диаметры бер метрдан артык зурлыкта булган су агызу торбаларын алыштырган, су кабул итү шахталарын ремонтлаган, плотинаның дамбасын ныгыткан.

Плотинаны файдалануга тапшыруда район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, район гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Евгений Баймиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, плотинаны арендага алачак шәхси эшмәкәр Илгиз Шәрәфиев катнашты.

Эшне кыска вакытта, сыйфатлы итеп башкарганнары өчен бригада эшчеләренә Рифкать Нуруллович район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да егетләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татмилводхоз” Ябалак авылы “Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау” программасы