“Өйалдыбыз – гөлбакча” бәйгесендә Афанасьевкадан Зөлфия һәм Мөнир Баһавиевлар иң күп тавыш җыйды
Вәгъдә иткәнебезчә, бүген без сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, "Өйалдыбыз - гөлбакча" бәйгесенең җиңүчеләре белән таныштырабыз. Гүзәллеккә битараф булмаган, тирә-якка ямь бирергә омтылучы гаиләләрнең берсе - Зөлфия һәм Мөнир Баһавиевлар Афанасьевкада яши. Дүшәмбе иртәсендә шунда кузгалдык.
Безне капка төбендә озын толымлы сөйкемле туташ каршы алды. Ул Зөлфия һәм Мөнирнең бердәнбер кызлары Алсу булып чыкты. Сайтта фотобәйге барганны күреп, безгә фотоны да ул жибәргән.
Үзләре яшәгән Афанасьевкада гына түгел, районда да иң матур парларның берсе бу. Икесе дә, кем әйтмешли, кеше арасында эшлиләр. Зөлфия - район үзәк сырхауханәсендә фельдшер. Гел елмаеп кына торган, ачык йөзле җитез Зөлфиягә үз яшен һич кенә дә биреп булмый. Кызы белән янәшә куйсаң, апа белән сеңел кебек күренәләр. Аны эш киеменнән күргәнем юк, мин килгәндә бик матур чәчәкле күлмәктән иде, ләкин фельдшер костюмы да Зөлфиягә бик килешәдер.
Элек совхозда бригадир, аннан авыл хужалыгы идарәсе белгече булып эшләгән Мөнирне дә районда белмәгән кеше юктыр. Хәзер ул автомобиль заправкасында оператор булып хезмәт куя. Без сөйләшеп утырганда эштән кайтып кына керде.
Зөлфия белән Мөнирнең гаилә коруларына ике дистә ел узган. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, бик матур гомер итәләр. Кызлары Алсу таможня белгече булырга җыена - Казан институтларының берсендә белем ала.
Матурлыкны тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә тудырып булганлыгын һәркем белә инде. Бөтен бакчачыныкы кебек, Зөлфия белән Алсуның да эш сезоны кыш уртасында ук башлана.
- Февральдән апрельгә кадәр рассадалар үстереп мәш киләбез. Алар белән бөтен өй тула, - диде Зөлфия ханым. - Чәчәкләрнең бик күп төрлесен үстереп карадык. Быел күбрәк гортензия, петуния, роза утырттык. Аеруча хуш исле чәчәкләр үстерергә яратабыз.
Матур бакча конкурсында җиңгәч тә, Баһавиевларны чәчәктән гайре әйбер үстерә белми, дип уйламагыз тагын. Кеше бакчасында ни бар - аларда да шул бар. Җиләк-җимеш һәм яшелчәнең бездә үсә торган бөтен төрен үстереп, кышлыкка банкаларга тутырып баралар.
Чәчәкләрне Зөлфия һәм Алсу утыртса да, суны иң күп сибүче Мөнирдер, мөгаен. Менә шулай күңел биреп, гаилә белән тәрбияләгәнгә, интернетта иң күп тавышны Баһавиевлар бакчасы җыйгандыр да инде күрәмсең. Бу гаиләгә карап, ничек сокланмыйсың ди инде?!
Бөтенләй дә онытып җибәрә язганмын, Баһавиевларның әле тагын бер шөгыле бар. Алар безнең якта умарта тотулары белән данлыклы. Совхоз таралгач, умарталыкны сатып алып, умарталарын шунда күчергәннәр. Бу эшне дә алар шулай ук бергәләп башкаралар. Елның-елында Олы Кайбычта уза торган ифтар мәҗлесләрендә гәрәбә төсендәге татлы бал белән чәй эчүчеләр аның Баһавиевлар балы икәнлеген бөтенләй дә белмидер әле. Хәер, анысы Мөнир белән Зөлфиягә кирәкми дә, чөнки кеше белсен өчен түгел, ә күңелләре кушканга эшлиләр.
Инде төп темабызга - чәчәкләр үстерүгә килгәндә исә, әни белән кыз аларны бергә үстерә. Кечкенә генә бакчаларында гөл-чәчәкләрнең ниндие генә юк! Бакчаның шау чәчәк атып утырган чагы үтсә дә, розалар, петунияләр, тырнак гөлләре, күзне иркәләп, ямь биреп утыруын дәвам итәләр. Тирә-яктагы бик күпләрнеке шикелле, Баһавиевларның да гөлләре, бакчага гына сыймыйча, капка төбенә дә чыга. Биредә чүлмәктә үскән төрле-төрле гөлләр, кечкенә бассейннар, гномнар һәм тагын әллә нинди әкият персонажлары үткән-сүткәннең игътибарын җәлеп итеп, бөтен урамны бизәп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев