Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялгыз картлык

Картлыгының ничек киләсен берәү дә белми. Иске Тәрбит авылында яшәүче 83 яшьлек Анна Шамаева да картлык көннәрендә япа-ялгыз калачагы турында уйлап та карамагандыр. Картаеп буыннар каткач, тормыш иптәше белән үзенә ике уллары төп терәкләре булыр, дигәннәрдер. Әмма дөнья без уйлаганча гына бармый шул ул.

Инде иренең юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булганына да илле ел вакыт узып киткән, уллары да күптән гүр иясе. Тыл хезмәтчәне Анна апа - икенче группа инвалид, үзе генә яши. Гел хәрәкәттә булган, кул кушырып утырырга яратмаган әбинең өе үзе белән картаеп, инде тәмам җиргә үк сеңеп беткән. Җәйләрен шунда үткәрсә дә, кыш чыгарлык түгел. Шуңа да соңгы алты-җиде елда салкын кышларны күршеләре Галина белән Виталий Николаевларның ишек алдындагы кечкенә өйдә үткәргән.

- Авыл җирлеге, район социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең Картлар һәм инвалидлар йортына җибәрү турындагы гына түгел, авылда яхшырак йортка күчерәбез, дигән тәкъдименә дә ризалашмады Анна Гурьевна. Ахыр чиктә, башка чара калмагач, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әбинең үз өен яхшы итеп төзекләндерергә кирәк, дигән фикерен әйтте. Моның белән шатланып килеште Анна апа, үз нигезендә яшәчәк бит! - диде ремонт барышы белән танышырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.

Хәзер оста куллы авылдашлары Владимир Федоров, Эдуард Малюкин, Дмитрий Симушкин өйне ремонтлау белән мәшгуль.

- Белүемчә, Анна апаның өе революциягә кадәр үк төзелгән, соңыннан сипләгәннәр, бераз ремонтлаганнар. Өй чыннан да бик нык тузган иде, эшне фундаменттан башладык, чергән бүрәнәләрне, түбәсен алыштырдык, сайдинг белән тышладык, махсус җылыткыч материаллар белән җылытабыз. Ноябрьдә өйне өлгертәбез, - ди Владимир Васильевич.

Әби, таягына таянып, көненә әллә ничә урый төзүчеләр яныннан. Әлегә күршеләре Николаевларда яши. Социаль хезмәткәр итеп аларның кызлары Анна билгеләгән. Анна апаның кулында кәрәзле телефоны да бар.

- Мәрхәмәтле телефон дип, әле шушы көннәрдә генә районнан килеп бүләк иттеләр. Бу кесә телефонынының менә бу төймәсенә баскач, врачка да, полициягә дә шалтыратып була икән. Моңарчы телефонны кулыма да тотып караганым юк иде әле. Яхшы әйбер икән. Үз өемә тиздән күчәм инде. Минем хәлемә кереп, инде картаеп беткән кешене шулай кайгыртуларына сөенеп бетә алмыйм, - ди әбекәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X