Яшь табиб авылга кайтты
Үземнән беләм: шәһәрдә югары уку йортын тәмамлаганнан соң авыл җиренә кайтып төпләнер өчен батырлык кирәк. Яки туган җиреңне нык ярату.... Яки үз һөнәреңә тулысы белән бирелгәнлек. Ләйсәндә мин боларның барысын да берьюлы күзәттем. Ә менә батырлыгы икеләтә - яшь белгеч шәһәрне, диплом алып, бер ел Казандагы поликлиникада балалар табибы булып...
Бәлки, ташлап диюем арттыру булыр. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия факультетында укыганда ук практика үткән ул поликлиникада. 2011 елда диплом алгач, тагын бер ел өстәмә укып, табиб булып эшләү өчен сертификатка ия булгач, биредә эшкә калган. Бер елдан - бу елның 1 июненнән Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә балалар табибы булып эшли башлаган.
Ләйсән Рифат кызы Бәдретдинова - Апас районының Ябалак авылыннан. Кечкенәдән нәкъ менә балалар табибы булырга хыялланган кызчыкның мәктәптә яраткан дәресләре химия белән биология булуына да гаҗәпләнәсе түгел. Эшенең җитди, җаваплы булуы аны аз гына да куркытмый. "Балалар белән эшләве аеруча күңелемә якын. Һәр табиб психолог булырга тиеш. Ә теге яки бу җире авыртуын сүз белән дә әйтеп бирә алмаган сабыйларның күңеленә юл табарга эчке сизгерлек ярдәмгә килә. Тәҗрибәм бай, дип әйтә алмыйм, әмма шәһәр шифаханәсендә өйрәнгәннәрем ярдәм итә", - ди Ләйсән. Сырхауханә коллективының беренче көннән үк җылы, дустанә каршы алуын да искә ала. Шәфкать туташы Асия Тимергалиева белән уртак телне тиз тапканнар. Кайбыч сырхауханәсендә эш урыны булуы хакында Ләйсән интернеттан укып белгән. "Артык тиз, ыгы-зыгылы тормыш кайный башкалада. Миңа авылның тыныч, салмак яшәү рәвеше ошый. Табигатькә дә якынрак буласым килде. Табибларга дәүләт ярдәме дә каралуы булган шигемне таратты", - ди табибә. Билгеле булганча, авыл җиренә эшкә кайтучы югары белемле яшь табибларга дәүләт 1 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтә. Ләйсән бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен кулланырга җыена.
Балалар табибәсе бүген баштанаяк эшкә чумган. Төнге кизү торуларга да тиз ияләнгән. Шәһәрдән аермалы буларак, авылда балалар авыруларына игътибар аз, дип саный ул. Авыру башланган вакытта үзлекләреннән көчле дарулар, антибиотиклар белән дәвалап, баланың хәлен әти-әниләр үзләре үк катлауландыра икән. Алай гына җиңә алмагач, соңгы чиктә табибка мөрәҗәгать итәләр. "Ул этапта организм көчсезләнә, дәвалауны кабул итә алмый. Башта ук табибка килсәләр, баланың сәламәтлегенә зыян килмәс иде, ата-аналарга моны ничек аңлатырга да белмибез. Шәһәрдә әти-әниләр башка фикердә, анда табибны өйгә чакырталар", - дип борчылуын белдерә Ләйсән. Хәер, авыл кешесенә хас кимчелек: җәен печән җыю, чөгендер-бәрәңге утау, кышын мал-туар ашату, кар-буранын сылтау итеп, авырткан җирне кысып булса да, сырхауханәгә ашыкмыйбыз. Авыртуга чыдар әмәл калмый, күзгә ак-кара күренми башлаганда дәвалау да читенрәк. Кайбыч районының халык саны кимү күзәтелгән биш район арасына керүе дә, өлешчә, шушы факторга бәйле түгелме икән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев