Яулыйсы үрләр алда әле
Районда тулаем җитештерелгән продукциянең 50 проценты "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәре өлешенә туры килә. Унбиш авылны берләштергән бу эре агрофирмада хезмәтнең тәмен, тормышның ямен тоеп яшиләр. Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортына узган алдынгылар слетына уңганнар җыелган иде.
"Гөбенә" агрофирмасы генераль директоры Юрий Осипов чыгышыннан күренгәнчә, игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә сынатмый агрофирма хезмәтчәннәре. Уңдырышлы туфракта игенкәйләр күкрәп уңа. Терлекләрнең баш санын арттыруга йөз тотып эшлиләр, шуңа да барлык сөрү җирләренең 47 процентын азык культуралары били. Силос, сенаж, печәнне елның-елына мул әзерлиләр. "Мак- Дон" комбайнчылары Алексей Якимов, Марат Исламов, "Ягуар" хуҗасы Владимир Краснов, "Нью- Холланд"ны иярләүче Олег Бариновның терлек азыгы әзерләү чорында зур тырышлык куеп эшләүләрен билгеләп уздылар.
Юрий Георгиевич үз чыгышында чәчелгән мәйданнарны корткычлардан, чүп үләннәреннән саклауда эшләгән механизаторларның хезмәтенә дә югары бәя биде. Былтыр гөбенәлеләр кырлардан 12315 тонна ашлык җыеп алган, һәр гектар мәйдан 29 центнер уңышы белән сөендергән. Агрофирманың алдынгы комбайнчылары "Мега-КЛАСС" комбайнында әтиле-уллы Георгий, Альберт Лазаревлар, Илья Зыков, "ДОН- 1500" комбайнында Леонид Блинов, Александр Туганашев - чын мәгънәсендә кыр батырлары. Ашлыкны амбарларга ташуда өлгерлек күрсәткән шоферлар Илья Федоров, Владислав Малов, Алексей Блинов, Михаил Воробьев, Евгений Таймасовлар белән горурланалар.
Агрофирманың терлекчелек тармагында да уңышлары зур. Фермалардагы 5178 баш мөгезле эре терлекнең 1115е савым сыерлары. Уңган савымчылар һәр сыердан уртача 7600әр килограмм сөт сауган. Мария Таймасова, Елизавета Бартязова, Луиза Казакова, Нина Бояркина, Любовь Бухарова кебек уңганнар баета да инде табыннарыбызны. Алдынгыларның барысы да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
"Гөбенә" агрофирмасы уңганнарын котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да биредә хезмәт сөючән, тырыш халык яшәвен ассызыклап үтте:
- "Гөбенә" агрофирмасы "Ак барс" холдинг компаниясе күләмендә алдынгылар сафында атлый. Шуның өчен монда эшләүче һәр кешегә рәхмәтем зур. Закиров исемендәге хуҗалыкны үз канатыгыз алдына алуыгыз өчен дә рәхмәт. Анда да эшләр җайга салынгач, халык иркен сулап куяр дип ышанам.
Ул хезмәт алдынгыларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үткән Елизавета Бартязованы сәхнә түрендә хөрмәтләделәр.
"Ак барс" холдинг компаниясе директорының терлекчелек буенча урынбасары Иван Коновалов та агрофирма хезмәтчәннәренә югары бәя куйды. Әмма яулыйсы үрләре алда әле.
Бәйрәм тантанасы Казаннан килгән артистлар Энҗе Шәймурзина, Марсель Әхмәдуллин, Руслан Галимуллин, Алинә Вәлиевалар чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев