Язгы ташкыннар якынлаша
Кыш әлегә бирешергә теләми, мартның соңгы ун көнендә мул итеп яуган кар елгаларда су күтәреләчәгенә һәм елга буйларында урнашкан авылларга су басу куркынычы янавына ишарәли.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен һәр кеше язгы ташуга әзерләнергә тиеш: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су нигезгә китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, өлкән яшьтәге әби-бабайлар игътибардан читтә калмасын. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистартырга тәкъдим ителде. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре фаразлавынча, районның ун торак пункты су басу куркынычы югары булган зонага керә. Алар арасында Чүти, Турминский, Кушкүл, Мәлки авыллары бар. Кайбыч юл участогы начальнигы әйтүенчә, юлларны язгы ташудан саклауга әзерлек тулы көченә бара: җитәрлек күләмдә ком, вак таш кайтартылган, авылларга килү юллары да контрольдә. Авыл җирлекләре башлыклары су башняларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, чишмәләргә кар сулары төшмәслек итеп тирәсен чистартуны оештырырга бурычлы. Боз тыгылмасын өчен елгаларны куаклардан чистарту мөһим. Язгы ташу вакытында балаларны күз уңында тоту хәерле, аларның яр тирәсендә йөрүенә юл куймаска, елга буйларында, күперләрдә кизү оештырырга кирәк. Олы Кайбыч авылы уртасыннан агучы Бәрледә җәяүлеләр өчен басма алынган. Шунысын да әйтергә кирәк, асылмалы күпер бик начар хәлдә. Югыйсә, аннан укучылар мәктәпкә йөри, базарга, сырхауханәгә йөрүчеләр дә шуннан уза. Бу чорда укучыларны мәктәпкә өлкәннәр озата барса, хәерлерәк булыр иде, чөнки таеп китеп, егылып төшү куркынычы зур. Әлеге мәсьәләләр узган шимбәдә муниципаль район башлыгы үткәргән киңәшмәдә дә каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев