Җылы сүзләргә лаек алар
Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әбиләр өчен дә бәйрәм тантанасы үтте.
Биредә гомер йомгагын сүтүче чал чәчле әбиләрне бәйрәм белән котларга Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, тәрбияче апалары килгән иде. Алар башкарган җыр, биюләр, шигырьләр барысының да күңеленә хуш килде. Безнең барыбызны да моңлы тавышы белән иркәләүче Флера Фатыйхова өйрәтә сабыйларыбызны оста итеп җырларга. Флера ханым үзе дә өлкәннәргә бүләккә җыр алып килгән.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр өчен биредә барлык шартлар да тудырылуы хакында газета укучыларыбызны даими таныштырып киләбез. Аларның көннәрен тагын да ямьләндерү максатында төрле чаралар да үткәрәләр. Мәсәлән, бәйрәм алдыннан район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әбиләр арасында бүлмәләрнең чисталыгына, бизәлешенә бәйге игълан иткән. Сүз дә юк, монда болай да чиста, тәртип. Шулай да, бәйге турында ишеткәч, әбиләр барыбер аңа үзенчә әзерләнгән. Жюри барлык бүлмәләрне дә карап чыккан һәм Тамара Батракова, Раиса Емелеева, Хәдичә Әхмәтовалар яшәгән бүлмәләр - иң матурлары дигән нәтиҗәгә килгән. Монда әле күптән түгел генә директор булып эшли башлап, инде өлкәннәр арасында хөрмәт казанырга өлгергән Фидаил Гарәфетдинов бүләкләр дә тапшырды үзләренә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова өлкәннәрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Турминскийдагы Троицкий чиркәвеннән Николай атакай, Федоровское авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева әбиләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Яз билгесе - тюльпаннар да бүләк иттеләр. Әйе, бәйрәм бүләксез булмый. "Шәфкатьлелек" хәйрия фонды аша интернатта булачак физкультура-сәламәтләндерү кабинетына велотреножер, телевизор кайтартылган. Казан шәһәрендәге "Алмаз-Холдинг" зәркән әйберләр җитештерү, сәүдә фирмасы аякларны ял иттерү өчен электр белән эшләүче сулы массаж ванналары бүләк иткән. Район җитәкчелеге биредә яшәүчеләрнең барысына да азык-төлек пакетлары әзерләгән.
Раиса Емелеева залдагыларга үзе иҗат иткән шигырьләрне укыды, әбиләр бергәләшеп җырлады. Тантана бәйрәм табыны артында җылы әңгәмә рәвешендә дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев