Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Йолдызлык» – балаларның яраткан фестивале

"Йолдызлык" ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленең офыклары елдан-ел киңәя баруы бу атнада Олы Кайбычта, Хуҗа Хәсәндә, Борындыкта узган зона ярышларында аеруча ачык күренде. Анда районыбызның барлык авылларыннан да диярлек җыр-бию яратучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге балалар катнашты.

Әлеге фестивальне юкка гына төбәкләр, авыл-шә­һәрләр арасындагы элем­тәләрне ныгытучы, мәдә­ният һәм сәнгатьне үс­терүгә этәргеч бирүче иң зур масштаблы бәйге дип атамыйлардыр. Фестивальдә Байморза, Зур Подберезье, Чүти, Арыслан, Мәлки, Надеждино һәм башка авылларда яшәүче балалар бер-бер­се белән таныша, дуслашалар. Татарстанның иң уңышлы мәдәни "бренды"на әйләнгән "Йолдызлык"ның 2010 елда Россия Федерациясе Хөкү­мәте премиясенә лаек булуы да, гала-концертның Мәскәүдә узуы да очраклы хәл түгел. Татар илен­дә баш калкыткан фестивальнең бөтен Рос­сия масштабында таныла баруы мактауга лаек кү­ренеш.

Кайбыч балалары да фес­тивальне ярата, аны ел саен көтеп ала. Зур мә­дә­ни чараны оештыру һәм әзер­ләү комиссиясе җи­тәк­чесе, жюри рәисе Рамилә Айзатуллова быел да укучылар, укытучылар, ата-аналарның аңа җит­ди әзерләнүләрен билге­ләп узды. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның барысының да йөзләрендә шатлык, алар өчен педагог­ла­ры җан атып тора. Дө­рес, башкару осталыклары төрлесенең төр­лечә.

Сәхнәдә "үскән" нәни йолдызчыклар - Олы Кайбычтан Камилә Сафиуллина, Лилия Шамилова, Зөһрә Хәмидуллина, Алсу Сафина, Зилә Сөнгатуллина, Инзилә Вәлиуллиналар быел тагын да уңышлырак чыгыш ясады. "Йолдызлык"та җиңү бәхетен инде ничә ел татучы Инзилә Сираҗиева, Кошманның яшь таланты Чулпан Гарифуллина кебек талантлар эзләсәң, бардыр әле ул бездә. Кайбычтагы һөнәр училищесында укучы Ябалак егете Александр Угольцовның чиста, саф тавышына барыбыз да сокландык. Олы Кайбычтан нәни җыр­чы Диана Канарейкинага Рамилә апасы балалар сәнгать мәктәбенә йөрергә киңәш итте.

Фестивальдә иң күп катнашучылар Ху­җа Хәсән төбәгендә булды дисәк, һич ялгыш булмас. Зур Тәрбит балалар бакчасына йөрүче "Бәләкәчләр" төркеме биючеләре чыгышын зал алкышларга күмде. Кечкенә дә төш кенә дип әйтергә генә кала үзләренә. Районга сайлап алу турына чыгучылар арасында Чүтидән Гүзәл Пиркина, Эльмира Шәрәфетдинова, Леана Хәмидуллина, Адилә Исламова, Энҗе Хәсәнова, Хуҗа Хәсәннән Дима Макаров, Мәлкидән Елена Воробьева, Петр Краснов,Зур Подберезьедан Маргарита Баканова, Кристина Феклина һәм башкалар бар. Иске Тәрбит­тән дә уңышлы чыгыш ясаучылар район турына узды. Борындык зонасында фестивальдә катнашучылар азрак иде. Жюри рәисе Рамилә Айзатуллова оештыручыларга тәнкыйть сүзләрен дә белдерде. Зур Урсактан Исламия Кә­ри­мова, Бортастан Азалия Хәйруллина, Колаңгыдан Арина Кудряшова, Федоровскоедан Ландыш Җиһаншина, Мө­рә­ледән Илүзә Сафина, Адилә Шәрә­фиева, Кече Мәмедән Светлана Дютина, Федоровскоеның биюче кызлары, Борындыкның "Гөлләр", "Татар егетләре", "Шатлык" ансамбльләре дә фестивальнең район турына узды. Аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел, шулай да Буага баручылар белән таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Йолдызлык”

2
X