Йортлары җылы, уңайлы
Районыбыз авылларында торак шартларын яхшырткан Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының саны арта бара.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү турындагы Федераль закон гамәлгә кергәннән соң, бүгенге көнгә кадәр безнең районда 232 ветеран яшәү шартларын яхшыртты. Аларның кайберләре үз авылларында йорт төзетте, шәһәр җиреннән фатир алучылар да булды. Әле шушы араларда гына тагын тугыз кешегә субсидия бирәчәкләре турында хәбәр килде. Шуларның дүртесе үзләренең туган авылларында шәхси йорт төзетергә теләк белдергән. Субсидия күләме моңа кадәр 943 мең 200 сум булса, 1 ноябрьдән ул 963 мең сумга җитте.
- Ветеран йортында быел икенче кышымны кышларга җыенам. Салкыннар куркытмый, өем бик җылы, газ миче яхшы эшли. Бөтен уңайлыкларының өйдә булуы безнең өчен аеруча шатлык. Туган авылым Кошманда миңа дип махсус атап йорт салачаклары өнемә түгел, төшемә дә кереп карамаган иде. Моннан 25 ел элек вафат булган ирем Шәйхулла Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтты. Кырык ел буена тракторда эшләде, җиде малай үстердек, барысы да армиядә хезмәт итте, - ди Кошман авылында яшәүче 91 яшьлек Зоха әби Фәйзуллина.
Заманча проект белән югары сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән йортларда яшәүчеләрнең барысы да Зоха әби кебек Хөкүмәткә рәхмәтле. Гомер буе авыр эш башкарып, көянтә-чиләк белән су ташып, кочак-кочак утын белән өен җылыткан әби-бабайлар олыгайган көннәрендә язмышларына шундый бәхет елмаюына шатлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев