Юллар, юллар, борма-борма юллар...
Юллар безнең тормышыбызда гаять мөһим роль уйный. Узган якшәмбедә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Кайбычның юл төзүчеләре бәйрәмне күтәренке кәеф, хезмәт уңышлары белән каршылады.
"Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалына караган Кайбыч юллар төзү һәм ремонтлау участогы райондагы 231 чакрым озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә. Шул юлларның 162 чакрымына асфальт түшәлгән. Хәзерге вакытта Уланово - Каратун - Олы Кайбыч трассасының Урта Биябаш - Ябалак - Кече Кайбыч участогында юл төзелеше дәвам итә. Әлеге участокта төзелеш быелның май аенда ук башланган. Төзү эшләрен "Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалы, Казан шәһәренең юл төзү оешмасы алып бара. Юл төзеләсе ара 11 чакрым да 600 метр тәшкил итә. Бүгенге көнгә 1,2 чакрым асфальт саласы, 500 метр арада җир эшләре башкарасы калган. Юлчыларга бу участокта эшне октябрь азагына кадәр төгәлләү бурычы куелган.
"Татавтодор" җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең Апас филиалына караган Кайбыч юллар төзү һәм ремонтлау участогы начальнигы Айдар Әбүзәров әйтүенчә, бу участокта төзелеш алып бару өчен республика бюджетыннан 280 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 120 миллионы быелга каралган. Төзелеш барышында юлчылар Урта Биябаштан Ябалакка бару юнәлешендәге күперне ремонтлаган, шуннан ерак түгел текә үрне сөзәкләтергә, шактый урман кисәргә туры килгән. Төзүчеләр көн дәвамында ике чакрым асфальт салган.
Юл төзелешеннән тыш, район территориясендәге республика әһәмиятендәге юлларга хезмәт күрсәтәләр.
- Районда 15-20 ел элек төзелгән юллар уртача авырлыктагы йөк автомобильләренә исәпләнгән. Хәзер заманалар үзгәрде, юлларда 20-25әр тонналы йөк машиналары йөри башлады. Алар тагылмалары, йөкләре белән бергә 50-60 тоннага җитә. Димәк, юлларга басым ясау бермә- бер арта. Район эчендәге юлларны Илһам Вилданов җитәкчелегендәге бригада ремонтлау белән шөгыльләнә.
Бригада составындагы эшчеләрдән Дамир Әхмәтгәрәев, Илнар Зыятдинов, Илдус Сафиуллин, шоферлардан Рифат Әхмәдуллин, Алмаз Камалиев, безнең оешмадагы барлык техника белән идарә итәргә сәләтле егетебез Алексей Батрасов зур тырышлык куеп эшлиләр. Төзүчеләрнең эше җәйге чорда да, хәзер дә иртәнге сәгать алтыда башланып, кичке тугызга кадәр дәвам итә. Хезмәтебез авыр да, кирәкле дә. Бездә һәркем үзенә билгеләнгән участокта гомуми эшкә намуслы хезмәте белән өлеш кертә, - ди Айдар Фирдәүсович.
Елның кайсы фасылы булуга карамастан, юлчылар иртәдән хезмәт вахтасына баса. Юллар төзү буенча башкарасы эшләре күп әле аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев