Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юллардагы чокырларны ямыйлар

Бүгеннән Кайбыч районы юлларында кышкы салкыннарда барлыкка килгән чокырлар кими башлар - "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Апас филиалындагы Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы юлларны төзекләндерү эшенә кереште.

Март бураннары ничек тырышып тирә-юньне кар­га күмсә, язгы кояш шулай җылытып, кар көрт­ләрен эретә дә башлады. Юл төзекләндерүчеләрнең дә кызу эш чоры баш­­ланды. Участок начальнигы Айдар Әбү­зә­ров әйтүенчә, чокырлы урыннарны тигезләү өчен салкын асфальт кулланыла, ул һава температурасы минус 10 градустан да түбән булмаганда эшләр­гә мөмкинлек бирә. Көн­нәр явым-төшемсез торганда, әлбәттә. Техник та­ләпләр буенча апрель урталарына кадәр салкын асфальтны юллар ямау өчен кулланырга мөмкин. Каратун станциясендәге асфальт заводы кайнар чимал белән төэмин итә башлагач, юлларның нык таушалган урыннарына яңа асфальт-бетон өслек салына башлый. Бу эш апрель ахырында башланыр дип көтелә.

17 чакрым 400 метр озынлыктагы Олы Кайбыч-Колаңгы трассасы районның иң мөһим юлларыннан санала, шуңа да тө­зекләндерүне нәкъ ме­нә шул участоктан башладылар. Аннан соң Уланово-Каратун трассасының Югары Ослан районыннан Апас чигенә кадәрге өлеше ремонтланачак. Анысының озынлыгы 14 чакрым. Ә 38 чакрым озынлыктагы Олы Кайбыч-Камыллы юлын май урталарында ямый башларга уй­лыйлар. Мөһим эштә бары бер генә бригада эшләгәнлектән, эш кү­ләменең зур булуы аң­лашыла. Чокырларны тигезләү беренче карашка гади тоелса да, техник яктан барлык таләпләрне дә төгәл үтәүне сорый. Асфальт кисүче махсус техника чокырлы урынны квадрат формасына китереп чистарта, аның өслеге битум белән эшкәртелә. Монысы иске асфальт белән яңасы тигез тоташсын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы юллары Кайбыч юл ремонттөзелеш участогы “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Апас филиалы

2
X