Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юристлар кайбычлыларга бушлай хезмәт күрсәтте

Россия күләмендә үткәрелгән бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә юристлар Кайбыч халкын җәмәгатьчелек үзәгендә кабул итте.


Узган атнаның җомгасына билгеләнгән бу көнне кайбычлыларны нотариус, прокурор ярдәмчесе, адвокат кабул итте. Сорау бирүчеләр арасында арендага алынган бинаны ремонтлаган өчен чыгымнарны кем күтәрүе, ипотека алу үзенчәлекләре, башка шәһәрдә дәүләт теркәве узу турында таныклык алу тәртибе белән кызыксынучылар булган. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көннәре алга таба да үткәрелә. Юристлар әйтеп узганча, аның максаты - халыкны борчучы сорауларга җавап бирү, аларга дөрес юнәлеш күрсәтү. Законнар көн саен диярлек үзгәреп торган бу заманда мондый очрашулар бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юристлар кайбычлыларга бушлай хезмәт күрсәтте