Үз өендә үз көе
Колаңгыда яшәүче Зина түти янына керүемнең максаты - ул яшәгән дүрт фатирлы йортта ясалган капиталь ремонттан соң хәлләрен генә белеп чыгу булса да, сүз үзеннән үзе аның тормыш юлына күчте. Ялгызы гына гомер кичерүче Зинаида Ильинична мич агартып йөри иде. Сүз иярә сүз чыгып, сизми дә калганбыз - Козловлар гаиләсенең...
Әйтүемчә, Зинаида Ильинична бүген ике бүлмәле фатирда үзе генә яши. 1959 елда берничә гаиләгә исәпләп төзелгән шушы йортка иң беренче булып алар күченгән. Ул-кызларының күптән инде үз гаиләләре, балалары, оныклары бар. Валентина белән Владимир Казанда яши, Александр белән Надеждасы Колаңгыда, икесе дә җаваплылыгы чикле "Заволжье" җәмгыятендә эшли. Шулай да, бар яктан җитеш тормышның бер ягы китек: улын, ире Михаилны, әнисе Анастасияны җирләгән. Газиз баласын, 11 ел элек йөрәк авыруыннан вафат булган ирен сагынып, еш кына яшь чакта бергә төшкән фотосурәтләрне кулына ала. Ике ел урын өстендә авырып яткан әнисенең дә гомеренең соңгы көннәре кызы тәрбиясендә үткән.
Сүз башым күпфатирлы йортка капиталь төзекләндерү хакында иде. Республика Президенты тәкъдиме белән республиканың барлык төбәкләрендә дә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы Татарстан шәһәр һәм районнарында киң колач җәйде. Безнең Кайбычта күпкатлы йортлар әллә ни күп түгел, булганнарының барысы да шушы программага керде. Капиталь төзекләндерүдән соң Колаңгыдагы дүрт күпфатирлы йорт танымаслык булып үзгәргән. Төзелгәннән бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән шифер түбәне яшел төстәге заманча профнастилга алыштыргач, Якты урамының 21нче йортында яшәүчеләр шатлана, билгеле. Электр чыбыкларын алыштырып, бинаның нигезенә бетон түшәп, түбәне янгыннан саклау өчен махсус эшкәртеп тә куйганнар. Болары тыштан күзгә ташланмаса да, йортта яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итә. Зина түти фатирына өстәп салынган янкорма да уртак түбә астында калган. Күршеләре Яшиннар, Данилиннар, ялгызы гына гомер итүче Сания апа Гаделҗанова да бары рәхмәт хисләре генә кичерәдер.
Зинаида белән Михаил Козловлар тумышлары белән Бушанча авылыннан. 1953 елда гаилә корып, Колаңгыга килеп урнашканнар. Бәли авылында яшәүче апаларында, аннан иске йортта яшәгән яшь гаилә үз почмагын булдыруга чиксез сөенә ул көннәрдә. Чибәр, сөйкемле Зина башта башлангыч мәктәптә эшли, 1968 елдан Колаңгы станциясендәге почта пунктында 20 ел хезмәт иткән. Ул ябылгач, Колаңгы ашлык кабул итү пунктында 1995 елга кадәр хезмәт куйган. Яшьли хезмәт тәрбиясе алган тынгысыз җан эшсез утыра ала мени ул?! 40 ел хезмәт стажы бар Зина түтинең. Шул елларның кайтавазы соңгы елларда үзен сиздерә башлаган инде. Ике ел элек кичергән инсульттан соң кан басымы уйный. Ярый әле, фельдшер-акушерлык пункты ике-өч йорт аркылы гына урнашкан. Хәер, кан басымын да, кандагы шикәрне дә үзе даими тикшерергә өйрәнгән ул. Колаңгыдагы улы белән кызы, оныклары да әбекәйнең хәлен белеп торалар. Сүз уңаеннан, яраткан әбиләре оныкларын һәркөн күреп тора: түр яктагы киштәдә кечкенә рамнарга куелган фотолардан елмая алар. Ерак араларны алар аша гына якынайтып булмаса да, өлкән кешегә сагынуны басарга җитә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев