Үз йортыңа җитми инде
Ветераннарга төзелгән йортлар илебез азатлыгы өчен көрәшкән ил батырларына хөрмәт билгесе ул.
Узган атнаның шимбәсендә Олы Кайбычта шундый ике йорт файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, башка җитәкчеләр, төзүчеләр катнашты. Йортның берсен Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге "Вика", икенчесен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге "Заман" җәмгыяте төзегән. Кошман авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Ризатдин Әбрар улы Гыйматовның тормыш иптәше Мәфрүзә Камал кызына торакны "Вика" төзегән. Ризатдин ага Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнашып, хәрби хезмәттә барлыгы җиде ел вакытын үткәргән. Туган якларына әйләнеп кайткач, гомере буе колхозда эретеп-ябыштыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Озак еллар колхозда төрле эшләр башкарган Мәфрүзә апа белән тату гаиләдә сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта аларның җидесе исән. Ни кызганыч, яңа йортны Ризатдин ага да, Мәфрүзә апа да күрә алмады. Ветеран былтыр бакыйлыкка күчсә, карчыгы әле сентябрьдә генә вафат булган. Шулай да, аларның зур истәлеге булып балаларына шушы йорт кала. Биредә бабайның кызы Гөлсинә Хисаметдинова гаиләсе яшиячәк. Район башлыгы аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итәргә вәгъдә бирде.
Олы Кайбыч авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Ярхәм Ямалиевның тол хатыны Рабига апага йортны "Заман" җаваплылыгы чикле җәмгыять төзегән. Ярхәм ага да, карчыгы Рабига апа да Кошман авылыннан. Язмыш җилләре аларны Тадҗикстан якларына, Канибадам шәһәренә илткән. Ярхәм ага сугышка да шул шәһәрдән алынган. Сугыш беткәч, Канибадам шәһәренә кайтып, озак еллар заводта эшләгән. Тормыш иптәше белән дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ярхәм ага 1980 елда вафат булган. 1994 елда Рабига апа кызы Флера, кияве Наил гаиләсе белән Олы Кайбыч авылына кайтып төпләнгән.
Район башлыгы ике йорт хуҗаларына да бу нигездә тату, сау-сәламәт тормыш, шатлык-куанычлар теләде. Йорт төзелешенә сәбәпче булган бабайлар рухына даими дога кылып яшәргә кирәклеген әйтте.
Яңа йорт хуҗалары республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев