Замана мөгаллимәсе шундый буладыр
XXI гасыр укытучысы нинди булырга тиеш? Белемле, сәләтле, иҗади фикерле, заманча технологияләрне уңышлы кулланучы. Замана укытучысына куела торган төп таләпләр бу. Ел саен үткәрелүче "Ел укытучысы" бәйгесе үз эшенең осталары булган мөгаллимнәрне ачыкларга ярдәм итә дә инде.
28 февраль көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында елның иң лаеклы укытучысын билгеләделәр. Бәйге зона турында җиңү яулаган укытучыларны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, бәйгедә катнашу истәлеге буларак, аларга картиналар тапшырды.
Финалда иң-иң лаеклы дип табылган биш укытучы катнашты. Бәйгенең алып баручысы - мәгълүмати-методик үзәк белгече Светлана Петрова аларны тамашачылар белән таныштырып, һәркайсының үзенчәлекле якларын билгеләп үтте. Колаңгы мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем бирүче Наталия Гурнович, Мөрәле мәктәбенең математика укытучысы Эльмира Мозафарова, Хуҗа Хәсән мәктәбенең география укытучысы Ольга Костюкова, Кошман мәктәбендә математикадан белем бирүче Алия Насретдинова, Ульянково мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Низаметдиноваларның уңышлары, чынлап та, сокланырлык.
Педагогик эшчәнлекләре белән таныштырганнан соң бу тагын да ачыграк күренде. Икенче турда мөгаллимнәр тамашачылар һәм жюри алдында мастер-класс үткәрде.
Наталия Гурновичның Универсиада символикасын чигәргә өйрәнү мастер-классында жюри әгъзасы, мәгълүмати-методик үзәк директоры Людмила Федотова да катнашты. Эльмира Мозафарова 2013 елгы Универсиада башкаласы - Казанга математик сәяхәт оештырса, Алия Насретдинова хайваннар дөньясын саннар аша сурәтләде. Ольга Костюкова Олимпиада тарихына географик сәяхәт оештырды. Сәвия Низаметдинованың туган ягыбыз табигате һәм шигърияткә багышланган мастер-классы да үзенчәлекләргә бай булды. Өченче турда яңа гасыр укытучысы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзләү укытучыларның фикерләү осталыгын, аудитория алдында тотышын бәяләргә мөмкинлек бирде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова җитәкчелегендәге таләпчән жюри, озак киңәшкәннән соң, "Ел укытучысы-2012" дигән исемгә Ольга Костюкованы лаек дип тапты. 25 ел дәвамында укучыларга белем бирүче мөгаллимәнең җиңү яулавы табигый. Икенче урынны Эльмира Мозафарова, өченчене Алия Насретдинова яулады. Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров белән мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев