Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зариф Бәширинең 125 еллыгы уңаеннан Чүтидә әдәби кичә үтте

Бүген Чүти мәдәният йортында якташыбыз Зариф Бәширинең 125 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә мәртәбәле кунаклар һәм кайбычлылар әдипнең тормыш юлын искә алды, иҗатын янә бер кат барлады.

Кичәдә Зариф Бәширинең оныгы, рәссам Энрике Бәшири, драматург, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис корбан, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясене, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Радик Салихов, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институты белгече Зөфәр Рәмиев, КФУның профессоры, татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, галим, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Чувашия республикасы Комсомол районының Инәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйсмәтуллина, Чувашия республикасы татарларының милли-мәдәни автоном җөмһүрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, шагыйрь, прозаик Марсель Галиев, прозаик, публицист Нәбирә Гыйматдинова катнашты.


- Кичәбезне олылап кайткан кунакларыбызның Зариф ага турында без белмәгән, әдәби, биографик яктан халкыбызга әле билгеле булмаган якларын киңрәк һәм тулырак ачып бирергә теләкләре бардыр, - дип, мәртәбәле кунакларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.


Зариф аганың иң якын кардәше - оныгы Энрике Бәширинең бабасы турындагы истәлекләре аеруча күңелләрне тибрәтте.
- Биредә Зариф Бәширинең туганы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да катнаша. Аңа Чүти төбәгендә туып-үскән әдипнең бай иҗади мирасын өйрәнү тәкъдимен җиткерәбез, - диде Рафис Корбан үз чыгышында.
Чүти мәктәбе укучылары Зариф Бәширинең шигырьләрен тамашачылар һәм кунакларга җиткерде. Кичәдә катнашкан Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган, Кайбычның гимнына әверелгән, Гөлнара Җиһаншина башкаруындагы "Язмышым син, Кайбычым!" җыры бәйрәмнең югары ноктасына әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүтибә әдәби кичә Зариф Бәширинең 125 еллыгы