Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Журналист Нәсим Акмал “Кайбыч таңнары” турындагы фикерләре белән уртаклаша

Сөйкемле сөякле кешеләр бар. Сөйкемле газеталар да була икән. "Кайбыч таңнары"ның яңа язмалары белән танышкан саен мин шул фикергә килә барам. Аның әнә шул сөйкемлелеге күңелне үзенә тартып тора, җанга рәхәтлек бирә, зиһенне тутыктырмый. Димәк, редакциядә сөйкемле сөякле, талантлы журналистлар, оста оештыручылар эшли дигән сүз.

Газетаның концепциясе бик дөрес тотып алынган: аның сәхифәләре белән танышканда Кайбыч төбәге зур, тату гаиләне хәтерләтә. Монда шушы ишле гаилә җитәкчеләренең эшчәнлеге дә, соңгы елларда һәр тарафта алып барыла торган яңа корылмаларны сафка бастыру, төзекләндерү эшләре дә чагылыш таба. Шуның белән беррәттән, газета райондагы проблемалар, кимчелекле күренешләр турында да, һич тә яшермичә, уртага салып сөйли, аларны халык хөкеменә чыгара, якташларын шушы мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә чакыра. Тагын шунысы сөенечле: бик күп басмаларда инде күптәннән югалган тема - хезмәт кешесе, гади авыл кешесенең портреты эре план белән бирелә "Кайбыч таңнары"нда. Әби-бабай, ата-ана, балалар, оныклар чылбырын чагылдырган язмалар да кызыклы. Туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүче, тәрбияче газета дип бәялим мин аны. Газетаның максатлары изге, күңеле матур - аның сөйкемлелеге менә шуннан килә. Мең яшә, дустым, Кайбыч кешеләренең күңелендә өмет таңнарын балкытучы булып, дәртләнеп иҗат ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Журналист Нәсим Акмал “Кайбыч таңнары” турындагы фикерләре белән уртаклаша