Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәкия Мөхәммәт Али: «Федоровское мәктәбе укытучылары Сингапур проекты буенча укытырга әзер»

- Ә без сезне таныйбыз, сез редакциядә эшлисез. Дүшәмбе көнне безнең мәктәпкә килгән идегез, Сингапур проекты буенча географиядән узган дәрестә катнаштыгыз, күп итеп фотога да төшердегез, - диде миңа, Шүширмәгә бадминтон ярышын карарга баргач, янымда утыручы малайлар .

Тугызынчы класста укучы Михаил Волков, Айдар Минаҗев булып чыкты алар.

- Бу проект буенча уку ошыймы соң сезгә?

- Әйе, ошый. Дәрес җан­лы, кызыклы уза, иң мө­һиме - тема истә кала, - диде Айдар. - Парлап кушылган парта артында дүртәрләп утырабыз. Укытучы биргән бирем буенча башта каршыдагы, аннан соң янәшәдә утырган иптәшебезгә сөйлибез. Дүртебез дә шулай. Бер-береңне тыңламыйча булмый, чөнки укытучы "Я, әйт әле, сиңа Динара, я булмаса, Настя ничек җавап бирде?" дип сорый, үз фикереңне дә тыңлый. Бу проектның башка стуктуралары да әнә шулай игътибарлылыкны арттыруга юнәлдерелгән.

- Сингапурча укуга күч­сәк, бүген укытучы мин­нән сорамас әле, дип өмет­ләнеп булмый. Команда белән эшлисең бит, һәр дәрестә җавап бирергә туры килә, - дип сүзгә кушылды Михаил.

Федоровское мәктәбе укытучылары Сингапур проекты буенча укытырга әзер! Бу атнаның дүшәмбесендә мәктәпкә шушы ерак илдән килгән белгеч Зәкия Мөхәммәт Али әнә шулай дип белдерде. Татарстанның бар­­лык районнарында да шушы илдән килгән берәр белгеч эшли. Зәкия ханым, бер атна дәвамында Иделаръягындагы һәрбер районда берәр көн булып, укытучыларның әлеге проектны ни дәрәҗәдә үзләштерүләре белән таныша.

Беренче дәрес башлангыч классларда узды. Укытучы Роза Ильязова укучыларына караганда да ныграк дулкынлана: бөтенләй башка ысул белән укытачак бит, өстәвенә хезмәтенә бәяне Сингапурның үзеннән үк килгән белгеч куячак. Дәресендә мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәр­ләре дә катнашты. Алар, үзләренчә әйтсәк, методик коучингка җыелды. Татарстанда укытуның сыйфатын камилләште­рүне күздә тоткан укуларда методик ярдәм (коучинг) күрсәтүнең максаты - укытучыларда үз-үзенә ышанычын арттыру, дәресләрен тагын да югарырак дәрәҗәдә алып барырга ярдәм итү, шул юл белән укучыларның белемнәрен күтәрү. Мәгълүмати-методик үзәк директоры, сингапурча укыту буенча тренер Светлана Петрова әйтеп узганча, методик ярдәм өч циклны үз эченә ала: укытучы белән дәрескә кадәр фикер алышу, дәресен карау һәм дәрес тәмамлануга аңа йомгак ясау. Ә укытучының борчылуы бик тиз юкка чыкты, 25 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагог дәресен чит илдәгечә итеп уздырды.

Дәрес тәмамланырга берничә минут кала Роза Ильязова, укучыларына мөрәҗәгать итеп:

- Сез бүген дәрескә барыгыз да яхшы итеп әзерләнеп килгәнсез. Булдырдыгыз! Сингапур проекты буенча узган дәрес ошаса,кызыл, ошамаса - яшел, ә сорауларыгыз булса, зәңгәр төстәге түгәрәкләрне күтәрегез әле, - диде.

Балаларның барысы да кызыл түгәрәкләрне күтәрде. Әмма, соңыннан Зәкия Мөхәммәт Али әйткәнчә, укытучы алардан дәреснең кай ягы белән ошавы турындагы фикерләрне дә тыңларга тиеш булган әле. Бу укучыларда үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен булдыра.

Аннан соң без математика укытучысы Наталья Моисеева, географиядән Любовь Романова, инглиз теленнән Владимир Ларионов укыткан дәресләрне карадык. Зәкия Мөхәммәт Али аларның ни дәрәҗәдә узуын Колаңгы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Галиева тәрҗемә иткән буенча бәяләсә, унберенчеләрдә үткән инглиз теле дәресендә барысын да үзе аңлап утырды. Владимир Ларионовның дәресе аңа аеруча охшады. Шатланып: "Есть! Есть!" дип бер генә тапкыр кабатламагандыр ул. Соңыннан анализ ясаганда: "Шәп! Укытучысы нинди - укучылары да шундый. Балалар инглиз телендә иркен аралаша, мин моңа сөенәм. Алар бүген үк халыкара мәйданга чыга ала, чөнки дөньяви аралашу теле булган инглиз телен әйбәт үзләш­тергәннәр", - диде. Чыннан да, дәрес вакытында бер генә татар, рус сүзе дә яңгырамады, гел инглизчә генә аралаштылар.

- Кырык елга якын инглиз теле укытучысы булып эшләп, мин гадәти укыту алымнарына күнгән инде. Сингапурча укытырга кушкач, башта югалыбрак та калдым кебек. Әмма безнең өчен ике көн үткәрелгән тренингларда аның асылына төшендек. Хәзер камилләшү юлында без, - диде педагог.

Бу мәктәптә укытучыларны сингапурча укыту алымнарына тренерлар - мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәре Мария Мөхетдинова, Олы Кайбыч мәктәбе методисты Нурия Сафина өйрәткән. Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Данохон Гыйсмәтуллинаның үзенең дә тренер булуы - мәктәп өчен зур табыш.

- Безнең укытучылар тренинглардан соң ук диярлек Сингапур алымнарын, өлешчә булса да, куллана башладылар. Аның өстенлекле яклары турында бер генә мисал китерү дә җитә: өлкән класслардагы кызның авызыннан дәрестә бер сүз дә тартып алып булмый иде. Хәзер, оялып булса да, җавап бирә башлады, өлгереше яхшырды. Начаррак укучы тагын берничә балада күзәтелә бу, - диде Данохон Гыйсмәтуллина.

Дәресләргә анализ ясаганда иң элек укытучы фикерен тыңладылар, аннан соң аның уңай һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр, киңәшләрен бирделәр.

- Бездә укучыларның белем дәрәҗәсе югары. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сингапур компаниясенең хезмәттәшлеге укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруга, мәктәпләрдә белем бирүнең эчтәлеген яңартырга, педагоглар һәм укучыларның активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән. Проектның структуралары күп. Әмма сан ягына түгел, сыйфат ягына игътибар итәргә кирәк. Дәрес барышында укытучы һәр укучыны да тыңларга тиеш. Бу барыбер берни белми инде, дип, начар укучыга кул селтәү, гел ударник-отличниклар белән генә эшләү - безнең методикага хас түгел. Бүгенге дәресләрнең барысы да миндә уңай фикер калдырды, - диде Зәкия Мөхәммәт Али, йомгак ясап.

Ә Кайбыч укытучылары әлегә камилләшү юлында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәкия Мөхәммәт Али: «Федоровское мәктәбе укытучылары Сингапур проекты буенча укытырга әзер»