Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур Подберезье мәктәбе яңара

Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларының 1 сентябрьдә танымаслык булып үзгәргән, яңартылган мәктәпкә киләчәкләренә тулы ышаныч бар хәзер.

Мәктәптә уку елы тәмамланырга да өлгермәде, биредә капиталь ремонт эшләре башланып ките. Апас районындагы Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Алтаирь-1" җаваплы­лы­гы чикле җәмгыять тө­зүчеләре мәктәпне чын мәгънәсендә төзекләндерү мәйданына әйлән­дер­гән. Әнә башлангыч класс укучылары белем алучы бүлмәдә иске тәрә­зәләрне алып ташлаганнар. Хәзер классларга, коридорга пластик тәрәзә­ләр куя башлаганнар. Мәктәп директоры Фән­зилә Биктимерова әйтеп узганча, тө­зүчеләр алдан барлык тәрәзәләрнең дә үлчәм­нә­рен алып киткән. Ремонтчылар бригадасы бе­лән инде 1989 елдан бирле мәктәп, сырхауха­нәләр кебек мөһим социаль обьектлар ремонтлау белән шөгыльләнүче мастер Фаил Зарипов җитәкчелек итә. Мәктәптә укучылар, укытучылар өчен өчен өч санузел булачак, суүткәргеч, канализация үткәрү дә "Алтаирь- 1"гә йөкләнгән. 30 ел элек тө­зелгән мәктәпләргә ТР Пре­зиденты тәкъдиме бе­­лән капиталь ремонт үт­кә­рү буенча кабул ител­гән программа үтә­леше ае­рым контрольдә. Бу мәктәп 1974 елда тө­зел­гән. Кайбыч муниципалитеты җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин да биредә еш була. Дүшәмбе көнне ул мәктәпкә урынбасары Рәмис Хәялиев, мә­гариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Станислав Кириллов бе­лән бергә кил­де. Район башлыгы ремонтны сыйфатлы итеп үткәрү турындагы фикерен җиткерде. Кайбер проблемалар бу­енча шун­да ук "Алтаирь-1" җитәкчесе Ринат Миначев белән телефон аша элем­тәгә кереп, үз тәкъдимнәрен әйт­те, киңәшләшеп алды. Фән­зилә Фәһим кызы Аль­берт Илгизәровичка мәк­тәпнең икенче канатында урнашкан балалар бакчасында канализация эш­лә­мәвен, берочтан аны да ремонтлатып булмасмы, дигән үтенечен җиткерде. Моның өчен җирле бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп ителәчәк. Мөгаен, мәсьә­лә уңай хәл ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Подберезье мәктәбе капиталь ремонт Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе Кайбыч районы хәбәрләре