Зур Подберезье мәктәбендә Универсиада дәресләре
Бердәм Универсиада көне кысаларында республиканың гомумбелем бирү мәктәпләрендә үткәрелгән махсус дәресләр, сыйныф сәгатьләре, спортчылар белән очрашулар, спорт-сәламәтләндерү чараларында әти-әниләр дә бик теләп катнашты. Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендәге Универсиада дәресенә Казанда узачак җәйге уеннарны оештыруга турыдан-туры өлеш кертүче кунаклар да килде.
- Эш көнендә әти-әниләрне спорт чараларында катнашырга ничек тарта алдыгыз? - дип, аптыравын яшермәде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һәм югары уку йортыннан соң алына торган һөнәри белем бүлеге начальнигы Елена Попова. Зур Подберезье урта мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерованың бу сорауга җавабы әзер иде:
- Бездә спорт белән әти-әниләр дә бик теләп шөгыльләнә. Төшкә кадәр башлангыч сыйныф укучылары белән әти-әниләре спорт ярышларында катнашты инде.
Универсиада көнендә биредә бик күп чаралар үткәрделәр. Төштән соң «Универсиада 2013 һәм без» викторинасында 5-6 һәм 7 сыйныф укучыларының җыелма командалары ярышты. Аларның уенын Елена Попова, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов, «Казан-2013» волонтерлар әзерләү программасы тренеры Ольга Камаева һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров составындагы жюри бәяләде. «Чикләвек» һәм «Йолдыз» уенчылары Универсиада һәм Олимпиада турындагы сорауларга җавапларны җитез бирделәр. Башкалада төзелгән спорт объектлары, безнең спортчылар турында да бик күп беләләр икән. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. Спорт залында «Күңелле стартлар» да укучылар һәм әти-әниләр, ике командага бүленеп, көч сынашты. Бу юлы да дуслык җиңде, шуңа күрә беренче урынны балаларга бирделәр, әти-әниләре көмеш медальләр алды.
- Командаларның көчләре тигез. Балаларыгызга алтын медальләр биреп, без аларны спортта яңа җиңүләргә рухландырырга булдык, - диде Елена Попова бу уңайдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев