Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәрлебашына багышланган китапны тәкъдим итәчәкләр

Туган ягыбызга - Бәрлебашы авылы тарихына багышланган тагын бер китап дөнья күрде. 15 мартта көндезге сәгать уникедә Бәрлебашы төп мәктәбендә әлеге китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе була.

Әлеге кичәдә китапны нәшер итүдә катнашкан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, язучы Нәсим Акмал, тарихчы Кадыйрҗан Галимов, шулай ук шагыйрь Ркаил Зәйдулланың да кайтуы көтелә. Китапның исеменнән үк күренгәнчә, анда авылның ерак гасырлардагы тарихы, данлы үткәне, бүгенгесе, авыл халкы, күренекле кешеләре турында бай мәгълүмат бирелгән, фоторәсемнәр белән баетылган, Бәрлебашы мәктәбе укучыларының иҗат җимешләре дә урын алган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсен оештыручылар анда барлык авылдашларын, башка авылларда, чит җирләрдә яшәүче якташларын да чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашына багышланган китапны тәкъдим итәчәкләр

2
X