Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ел хатын-кызы” бәйгесе Кайбыч гүзәлләренә җиңү китерде

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әлеге бәйгенең "Хатын-кыз- лидер", район үзәк сырхауханәсе баш врачының дәвалау эшләре буенча урынбасары, анестизиолог-реанимолог Гөлнара Сафиуллина "Язмышым-һөнәрем", Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова "Хатын кыз- ел үрнәге" номинацияләрендә беренче урынны яулады.

"Өченче буын герое" номинациясендә чыгыш ясаган Нина Моисеева да Казанга узды. Нина Алесандровна Федоровское авыл җирлегендәге ветераннар Советы рәисе, әфган сугышында яраланган солдатларны хәрби госпитальдә дәвалаган, озак еллар Федоровскоедага Картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы булып эшләгән. "Хатын-кыз- мәдәният һәм рухият" номинациясендә катнашкан мәгариф бүлеге хезмәткәре Венера Сафиуллина, Багайда үз гаиләсенә ятим балаларны тәрбиягә алган Хәмдия Бикчәнтәева да уңышлы гына чыгыш ясады.

Яшел Үзәндә Иделаръягы районнары арасындагы хатын-кызлар катнашында узган зона бәйгедә катнашучыларның чыгышына Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный Сәрия Сабурская рәислегендәге жюри бәя бирде. Бу бәйгене "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел хатынкызы” бәйгесе Кайбыч гүзәлләренә җиңү китерде

2
X