Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровское урта мәктәбендә 14 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара

Әле уку елы тәмамланырга да өлгермәде, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек башланып та китте. Монда апрельдән үк инде капиталь ремонтка тотындылар.

Шушы авылда озак еллар буена колхоз рәисе булып эшләгән Евгений Тутаев исемен йөртүче бу мәктәп 1974 елда ук тө­зелгән булган инде. Әнә шул еллардан бирле мәк­­тәпкә вак-төяк ремонт ясалса да, болай зурдан кубып, миллион сумнарга ремонт үт­кәргәннәре булмаган әле.

- Утыз ел элек һәм аннан соң төзелгән мәктәпләрне ремонтлау программасына кердек без. Моның өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Ремонт өчен республика бюджетыннан 14 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, - диде мәктәп директоры Михаил Серяков. - Моңа барыбыз да -мәктәп коллективы да, ата-аналар да, авылдашлар да бик шатландык. Мәктәбебез зур, укучылар саны да чагыштырмача югары. Безгә тугыз авылдан килеп укыйлар. Сигез төрле милләт баласы белем ала. Милләтләр дуслыгының чын үрнәге ул Федоровское мәктәбе. Әле алай гына да түгел, мәктәп эченә урнашкан балалар бакчасына да ремонт ясалачак.

Хәзер биредә төзелеш тулы куәтенә дәвам итә. Төзүчеләр мәктәпнең тү­бәсен алыштырырга, стеналарын тышкы яктан җылытып, металл сайдинг белән тышларга, нигез­ләрен ныгытырга, җылыту системасын, электр чыбыкларын, тә­рәзәләрне, ишекләрне алыштырырга өлгергән инде. Быел вентиляция куелачак санузел бүл­мәләрен узган ел уңайлы мохит программасы буенча эшләт­кәннәр. Бүгенге көндә коридор, класс стеналарын гипслы картон белән тышлап, обой ябыштыралар, буйыйлар, асылмалы түшәм ясыйлар. Монда эшләүче җиде бригаданың һәр­кайсына ае­рым участок билгеләнгән. Спортзалындагы алты метр биеклектәге стеналарны тигез итеп штукатурларга ки­рәк. Укытучылар кабинетларына обойны үзләре сайлаган. Актлар залын ремонтлаучы Евгений Коршунов бригадасы аны 24 июньгә - чыгарылыш кичәсенә өлгертергә вәгъ­дә бирә. Эшне тагын да тизләтү өчен буяу эшләренә башлангыч класс­лар, музыка, инглиз теле укытучыларын җәлеп иткәннәр.

Бу мәктәптә әле күптән түгел генә заманча итеп төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылган иде. Хәзер ул укучыларның яраткан урынына әйләнгән. Биредә аерым мини-футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданнары, тренажерлар өчен аерым мәй­дан бар. Республикада мәдәният йортлары, сә­ла­мәтлек саклау учрежде­ние­ләре, мәктәпләр, торак йортлар төзү программалары кабул ителүе авылларга гүя яңа сулыш өрде. Бу безнең район мисалында да ачык күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское урта мәктәбендә 14 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара