Хатын-кыз – ул үзе бер дөнья
Гүзәллек алиһәләре дип макталып килгән хатын-кыз барлык заманнарда да тормышның үзен гәүдәләндерә, мәхәббәт, матурлык һәм илһам чыганагы алар. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызга котлау сүзләрен ирештерә:
"Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм апа-сеңелләребез! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән иң матур, иң көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе - Язның, мәхәббәтнең, ана бәхетенең якты тантанасы булган бәйрәм белән тәбрик итәм. Сез - яшәешебезнең нигезе, яктылык, җылылык чыганагы. Без - ирләр өчен хатын-кыз - сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш иптәше дә. Сез, гүзәл яз гөлләре кебек, дөньябызга матурлык, җан җылысы өстисез. Без өлкән буын вәкилләренә - ир-атлар белән беррәттән Бөек Ватан сугышының коточкыч авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, илне хәрабәләрдән торгызган, шуңа да карамастан, иң гүзәл хатын-кыз сыйфатларын саклап калган апаларга аеруча хөрмәт белән карыйбыз. Әлеге бәйрәм сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, йөрәкләрегезне ярату хисе белән баетсын, җан җылысы белән сөендерсен. Балаларыгызның рәхәтен күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле һәм сөйкемле затлар булып калыгыз. Барыгызга да сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә бәхете телим".
Фотода:
Казанда "Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" дигән бәйге җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Лауреатлар арасында "Кайбыч таңнары" журналисты Луиза Сөнгатуллина да бар. "Корстон"да узган тантанада "Гөбенә" экономисты Ольга Боярина, врач Гөлнара Сафиуллина, "Заволжье" ның баш бухгалтеры Динә Гарифуллина да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев